news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татар дәүләт филармониясе хәйрия концертларында бер миллион сумнан артык акча җыярга уйлый

Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясе 21 – 26 июнь көннәрендә Филармония скверында хәйрия концертлары оештыра.

Татар дәүләт филармониясе хәйрия концертларында бер миллион сумнан артык акча җыярга уйлый
Султан Исхаков

(Казан, 19 июнь, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясе үз скверында алты көн дәвамында хәйрия концертлары оештырып бер миллион сумнан артык акча җыеп алырга планлаштыра. Бу хакта бүген “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгында филармониянең хәйрия концертларына багышлап үткәрелгән матбугат конференциясендә филармония директоры Кадим Нуруллин әйтте.

Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясе 21 – 26 июнь көннәрендә Филармония скверында хәйрия концертлары оештыра. 21 һәм 22 июнь көннәрендә Салават Фәтхетдинов һәм аның җыр театры концертлары, 23 июнь – Татарстан Республикасы ветераннарының “Балкыш” фестивале лауреатлары, 24 июнь – Татарстан Республикасы Фольклор музыкасы дәүләт ансамбле һәм Татарстан Республикасы керәшеннәрнең “Бәрмәнчек” дәүләт фольклор ансамбле концерты, 25 июнь – Татар филармониясенең ветеран артистлары концерты, 26 июнь – “La Primavera» оркестры концерты. Солист – Резеда Галимова.

“Хәйрия концертлары филармония өчен яңалык түгел, без аны үзебезнең бакчабызда 2012 елдан бирле үткәрәбез. Биредә катнашучы бөтен артистлар да, техник хезмәткәрләр дә бушка эшли. Алай гына да түгел, хәтта үзләре дә акча салалар. Әмма моның нигезендә бик изге гамәл ята. Без мохтаҗларга булышабыз”, - диде Кадим Нуруллин.

Филармония җитәкчесе баштарак үзләренең Лаеш, Арча, Саба балалар йортлары белән эшләүләрен, әмма балалар йортларының яхшы тәэмин ителүен, аларның җитеш булуын аңлауларын әйтте.

Кадим Нуруллин хәйрия концертларының максаты акча җыеп алу гына түгел, ә җәмәгатьчелек игътибарын бу проблемага юнәлтергә тырышу икәнлеген билгеләп үтте: “Безнең олпат шәхесләребез, зур артистларыбыз җәмгыятьнең бу проблемасын күрсәтә алалар икән, миңа калса, бу җәмгыятьне шушы эшкә өнди торган чара булачак”, - ди ул.

“Концертларда акча махсус урнага җыела. Концерттан соң җыелган акча турыдан-туры авыру баланың якын кешесенә тапшырыла”, - дип ачыклык кертте Кадим Нуруллин.

Ул сквер сәхнәсенең заманча итеп әзерләнүен, чемпионат фан-зонасы сәхнәсеннән ким булмавын белдерде.

  • Россиядә 2018 елда Футбол буенча FIFA дөнья чемпионаты (Казан) узган көннәрдә Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясе “Барлык байраклар бездә кунакта” һәм “Яшәрүче Татарстан” фестивальләрен уздыра. Фестивальләр кысаларында тугыз концерт – филармония залында, алтысы хәйрия чарасы буларак скверда уздырыла.

news_right_1
news_right_2
news_bot