Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Татар дәүләт академия театрында М.Кәрим әсәрләре буенча “Мин Ана” моноспектакленең премьерасы була
Форум кысаларында төрле секцияләрдә исламны өйрәнүгә, тикшерүгә һәм мөселманнар дөньясында күзәтелгән вәзгыятькә фәнни күзлектән бәя бирүгә багышланган чыгышларны тыңлау, фикер алышу каралган
(Казан, 14 ноябрь, “Татар-информ”). 14-17 ноябрь көннәрендә Казанда өченче мәртәбә “Мультимәдәни дөньяда Ислам" дип аталган халыкара фәнни форум уздырыла. Әлеге Россия, Америка, Англия, Нидерланд, Украина һәм башка илләрдән танылган дин белгечләрен, фән эшлеклеләрен җыйган фәнни чара Казан федераль университетында үткәрелә. 14 ноябрьдә форумның пленар утырышы уза.
Форум кысаларында төрле секцияләрдә исламны өйрәнүгә, тикшерүгә һәм мөселманнар дөньясында күзәтелгән вәзгыятькә фәнни күзлектән бәя бирүгә багышланган чыгышларны тыңлау, фикер алышу каралган. Пленар утырыштан соң “Үзгәртеп кору елларында заманча ислам агымнары һәм төркемнәре” секциясе үткәрелә.
15 ноябрьдә - “Бүгенге заманда суфыйчылык”, “Ислам турында сөйләшүдә коммуникатив стратегияләр һәм техникалар”, 16 ноябрьдә – “Мөселман хокукы”, “Хакимият һәм дин: өстенлекләр, үзенчәлекләр, юнәлешләр” “Фәнни һәм экспертлар җәмәгатьчелеге: илебезнең исламны өйрәнү традицияләре” секцияләре була.
Форумның “Ислам турында сөйләшүдә коммуникатив стратегияләр һәм техникалар” дип аталган өлешендә Татарстан мөфтиенең беренче урынбасары Рөстәм хәзрәт Батровның чыгыш ясавы көтелә, дип хәбәр итәләр мөфтияттән.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз