news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татар дәүләт академия опера һәм балет театрында “Җәлил” спектаклен күрсәтәләр

Тамашада видеоинсталляция, компьютер графикасы, трансформер декорацияләр кулланыла.

(Казан, 2 октябрь, “Татар-информ”). Бүген Муса Җәлил исемендәге Татар дәүләт академия опера һәм балет театры сәхнәсендә Нәҗип Җиһановның “Җәлил” операсы тәкъдим ителә. Бу хакта Татарстан Мәдәният министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Спектакль Россиянең халык артисты, Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты, режиссер һәм җырчы Нияз Даутовның (1913 – 1986) тууына 105 ел тулуга багышлана.

“Җәлил” операсында төп партияне Әхмәд Агади башкара. Калган партияләрдә Гульнора Гатина (шагыйрь хатыны), Айдар Нургаянов (полковник Журавлев), Юрий Ившин (Андре Тиммерманс), Артур Исламов (Канзафаров) һәм башкалар уйный.

Спектакльдә шулай ук хор артистлары, оркестр һәм балалар хоры катнаша. Дирижер - Ренат Салаватов.

“Җәлил” спектакле 2011 елда режиссер Михаил Панджавидзе тарафыннан куелган. Тамашада видеоинсталляция, компьютер графикасы, трансформер декорацияләр кулланыла.

Җиде картинадагы опера-поэма антрактсыз татар телендә бара. Репликалар рус, белорус һәм немец телләрендә бирелә.
 

news_right_1
news_right_2
news_bot