news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татар әдәбиятыннан олимпиаданың йомгаклау туры 31 гыйнвардан 2 февральгә кадәр узачак

Олимпиаданы ябу тантанасы 2 февральдә булачак.

(Казан, 30 гыйнвар, "Татар-информ"). 31 гыйнвардан 2 февральгә кадәр туган телдә белем бирүче мәктәпләрдә укучылар арасында татар әдәбияты буенча олимпиаданың республика йомгаклау этабы узачак. Олимпиада “Дуслык” сәламәтләндерү-белем бирү базасында үткәреләчәк. Бу хакта Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.

Олимпиадада катнашу өчен Казан, Чаллы шәһәрләреннән һәм 33 районнан 7-11 сыйныфларда укучы 135 бала чакырылган. Алар олимпиаданың муниципаль этабында җиңүчеләр һәм призерлар.

31 гыйнварда укучыларның килүе һәм теркәлүе планлаштырылган. 1 февральдә олимпиада, жюри әгъзалары һәм рәисе катнашында укытучылар өчен семинар дәресләр узачак.

Олимпиаданы ябу тантанасы 2 февральдә булачак.

Жюри составына Татарстан Фәннәр академиясенең Г. Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты, КФУның Л.Толстой исемендәге филология һәм мәдәниятара багланышлар институы белгечләре һәм галимнәре керәчәк.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100