news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

“Татар әдәбияты үзәге” сайты китап укучыларны арттырачак – Илдар Сәгъдәтшин

Бөтендөнья татар конгрессының VI съезды матбугат үзәгендә “Татар әдәбияты үзәге” сайтын тәкъдим иттеләр.

(Казан, 2 август, “Татар-информ”, Алмаз Шиһабетдинов). “Татарстан китап нәшриятында бастырылган китаплар электрон форматта сайтка эленәчәк. Искәрмәләр булып, авторның китапны интернетка куярга теләмәү очраклары гына булачак”. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессының VI сьезды матбугат үзәгендә “Татар әдәбияты үзәге” сайтын тәкъдим итү чарасында Татарстан китап нәшрияты җитәкчесе Илдар Сәгъдәтшин хәбәр итте. 

Татар әдәбияты сайты - заман таләпләренә туры китерелгән өч телдәге электрон портал. Татарстан Республикасы Фәннәр  академиясе белән берлектә сайтны латин алфавитында да куллану мөмкинчелеге карала.

Сайт 2016 елның июль аеннан бирле эшләп килә. Кулланучылар сайткаwww.tatkniga.ru сылтамасы аша күчә ала.


 

news_right_1
news_right_2
news_bot