news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

“Татар әдәбияты тарихы”ның 6нчы томына нинди язучылар кергәне билгеле булды

60нчы-80нче еллар әдәбияты марксистик-ленинчыл идеологиядән билгеле бер дәрәҗәдә котыла, ди галим Әлфәт Закирҗанов.

“Татар әдәбияты тарихы”ның 6нчы томына нинди язучылар кергәне билгеле булды
Султан Исхаков

(Казан, 26 апрель, "Татар-информ" , Айгөл Шәйхлисламова). Г.Ибраһимов исемендәге тел, әдәбият һәм сәнгать институты галиме Әлфәт Закирҗанов 8 томлык "Татар әдәбияты тарихы" басмасының 6нчы томына кергән язучыларны атады. Бу хакта ул "Татар әдәбияты тарихы" басмасына багышланган “Татар-информ”да үткән матбугат конференциясендә сөйләде.

6нчы томга 1956 елдан 1980нче еллар уртасына кадәрге вакыт әдәбияты кергән. “Сталинның шәхес культы фаш ителгәннән соң, репрессияләнгән әдипләребез кайта, әле шушы чорда тыелып кына килгән беренче адымнар ясаган күп санлы әдипләребез, чын мәгьнәсендә, әдәбиятның үзәгенә күтәрелә”, - диде галим. Ул Әмирхан Еники, Аяз Гыйләҗев, Хәй Вахит, Әхсән Баянов, Мөхәммәд Мәһдиев, Нурихан Фәттах кебек язучыларны мисал итеп китерде.

Галим 50нче еллар белән чагыштырганда 60нчы-80нче еллар әдәбиятының яңалыгы турында фикерен әйтте. “Татар әдәбияты, ниһаять, Сталин һәм марксистик-ленинчыл идеологиядан билгеле бер дәрәҗәдә котылып, бушанып, милли нигезләргә кайту юлына чыга”, - диде Әлфәт Закирҗанов.

“Яңа фәнни нигездә без ул чорга күз ташлаганбыз икән, моңа кадәр икенче планда бәяләнгән байтак авторларыбызның алга чыгарга тиешлеге кирәк дип табылды. Алар арасында, мисал өчен, Хәсән Сарьян, Саҗидә Сөләйманова, Роберт Әхмәтҗанов, Рөстәм Мингалим кебек авторларыбызга инде махсус монографик бүлекләр, бүлекчәләр бирелде, һәм алар иҗаты киң яссылыкта, планда урын алды”, - диде галим.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100