news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татар әдәбияты музее бай әдәби мирасны тулы чагылдырырга тиеш

Татар әдәбияты музее бай әдәби мирасны тулы чагылдырырга тиеш

(Казан, 29 май, “Татар-информ”, Рәсилә Кәримова). Бүген язучы Шәриф Камал музей-фатирында, Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты карары нигезендә (№ 49 16.02.2007), Татар әдәбияты тарихы музее концепциясен төзү максатыннан “түгәрәк өстәл” утырышы узды. Ул Ш.Камал музей-фатиры каршында төзеләчәк. Очрашуда ТР Язучылар берлеге рәисе Илфак Ибраһимов, аның урынбасары Әлфәт Закирҗанов, ТР Фәннәр Академиясе академигы, профессор Миркасыйм Госманов, ТР Милли музее генераль директорының фән буенча беренче урынбасары Светлана Измайлова, аның урынбасары Рафаэль Вәлиев, Ш.Камал музее хезмәткәрләре катнашты.

Светлана Измайлова белдерүенчә, башкаланың Островский урамында урнашкан 15 нче йорт музей өчен бирелгән. Музейның инвестиция проекты да әзер. Әлеге бинаның, икенче катына тагын бер кат өстәп, бинаны 3 катлы итү күздә тотыла. Төзелеш мәйданы 493,5 квадрат метрны тәшкил итәчәк. Музейның гомуми мәйданы - 375,5 квадрат метр. Экспозиция заллары өчен 200 квадрат метр каралган.

Татар әдәбияты тарихы 1000 еллык тарихка ия. Шуңа күрә, әдәбият музеен киң планда, тулырак итеп эшләү кирәклегенә аеруча басым ясалды. Республика дәрәҗәсен йөртергә тиешле мәдәни учакның экспозиция заллары өчен 200 квадрат метр гына аз була дигән фикер дә яңгырады.

“Әлеге музей башкалардан аерылып торырга һәм анда бай әдәби мирасыбыз чагылыш табарга тиеш”, - дип белдерә “түгәрәк өстәл”дә катнашучылар.

Ә исеменә килгәндә, Миркасыйм Госманов аны “Яңа татар әдәбияты мемориаль музее” яки “Яңа татар әдәбияты музее” дип атау урынлы булыр дип исәпли.

news_right_1
news_right_2
news_bot