news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татар әдәбияты һәм төрек теле буенча олимпиадада катнашучыларны әзерли башладылар

Мәктәп укучылары 9-12 декабрь көннәрендә «Дуслык» сәламәтләндерү-белем бирү комплексы базасында җыелды.

(Казан, 11 декабрь, «Татар-информ»). 9-12 декабрь көннәрендә «Дуслык» сәламәтләндерү-белем бирү комплексы базасында татар һәм рус телләрендә белем бирүче мәктәп укучылары өчен туган тел (татар) әдәбияты һәм төрек теле буенча республика олимпиадасының муниципаль һәм йомгаклау этаплары алдыннан укыту-тренировка җыеннары башланды. Бу турыда ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы хәбәр итте.

Әлеге җыеннарга Татарстанның төрле муниципаль берәмлекләреннән катнашучылар килде. Алар арасында Әлмәт, Түбән Кама, Бөгелмә районнарыннан һәм Казан шәһәре укучылары бар.

news_right_1
news_right_2
news_bot