news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татар әдәбияты классигы, шагыйрь Фатих Кәримне туган авылы Аетта онытмыйлар

Башкортстнның Бишбүләк районы Ает авылында патриот шагыйрь Фатих Кәримнең тууына 100 ел тулу уңаеннан зур тантана узды. Анда Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты рәисе, ТР Дәүләт Советы депутаты Ринат Закиров та катнашты

(Казан, 2 ноябрь, “Татар–информ”, Гөлназ Шәйхи). Татар әдәбияты классигы, шагыйрь Фатих Кәримне туган авылы Аетта онытмыйлар, олы хөрмәт белән искә алып яшиләр икән. Аеттагы урта мәктәп шагыйрь исемен йөртә, анда һәр елны Ф.Кәрим укулары үткәрәләр, авылның бер урамына аның исеме бирелгән. Шулай ук 1971 нче елда ул туган йортта музей ачылган. 2007 нче елда Фатих Кәримнең скульптор Хәниф Хәбибрахманов эшләгән бюсты да музей алдына куелган.
Шагыйрьне хөрмәтләп килгән кунаклар иң элек авыл музеенда булдылар, мәктәп белән таныштылар, аннан авыл мәдәният йортында узган тантаналы кичәдә катнаштылар. Бу тантанага килгән мөхтәрәм кунаклар арасында шагыйрьнең кызы Ләйлә Кәримова, оныгы Артем Кәримов, шулай ук Казаннан Татарстанның халык шагыйре Ренат Харис, җәмәгать эшлеклесе Римзил Вәлиев, ТР милли музее өлкән фәнни хезмәткәре Флюра Дәминова, Уфадан Бөтендөнья башкорт корылтае Башкарма комитеты рәисе Румил Азнабаев, Башкортостанның халык язучысы Марат Кәримов, БР язучылар берлеге рәисе урынбасары, шагыйрь Кадим Аралбаев, Милли әдәбият музее директоры Гөлдар Муратова, Бишбүләк районы хакимияте башлыгы Наил Гатауллин җитәкчелегендә райондашлары һәм башка бик күп иҗат әһелләре катнашты.
Бәйрәм өч телдә - татар, башкорт, рус телләрендә - алып барылды. Залга җыелган якташларын сәламләп Ф.Кәримнең кызы Ләйлә ханым “Урамда карлы яңгыр ява. Ә биредә җылы. Сезнең күзләрегездән, җаннарыгыздан җылылык бөркелә. Әтиемне яратып, хөрмәтләгәнегез өчен рәхмәт сезгә,” - диде. Ул әнисе көндәлегеннән Ф.Кәримгә кагылышлы матур истәлекләрне дә залга җыелган тамашачыга җиткерде.
Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты рәисе Ринат Закиров шагыйрьнең авылдашларын, якташларын котлап тәбрик сүзләрен җиткерде. Фатих Кәримнең рухын саклаганнары өчен рәхмәт әйтте, киләчәктә дә бергә-бергә дуслыкта, аралашып, берләшеп яшәргә чакырды. БТК БК рәисе Р. Закиров авыл мәктәбенә татар китаплары, ә музейга компьютер бүләк итте. Бөтендөнья башкорт корылтае Башкарма комитеты рәисе Румил Азнабаевта үз фикерләрен җиткерде, Ринат Закировның теләкләренә дә кушылды. Бәйрәм тантанасында чыгыш ясаган татар һәм башкорт шагыйрьләре Ф.Кәримне, инде үзе булмаса да, бүген дә Татарстан һәм Башкортостан халыклары арасындагы дуслык күпере булып яшәвен ассызыкладылар.
Бу кичәдә биш елга бер тапкыр бирелә торган Ф.Кәрим премиясе лауреатлары да билгеле булды. Алар шагыйрьнең иҗатын өйрәнеп халыкка җиткерүче һәм рухын саклаучылар Уфадан шагыйрь Кадим Аралбаев, Казаннан журналист Римзил Вәлиев, Бишбүләктән Роза Иванова.
Тантана Ф.Кәрим шигырьләренә язылган җырлар, шагыйрьнең шигырьләре һәм милли биюләр белән үрелеп барды.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100