news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татар әдәбияты классигы Дәрдемәндкә багышланган Бөтенроссия конференциясе узачак

Чарада әдипнең иҗатына заманча караш, аның иҗтимагый эшчәнлеге мәсьәләләре күтәреләчәк.

Татар әдәбияты классигы Дәрдемәндкә багышланган Бөтенроссия конференциясе узачак
архив/Рамиль Гали

(Казан, 26 ноябрь, «Татар-информ», Зилә Мөбәрәкшина). 13 декабрьдә Башкорт дәүләт университетында татар әдәбияты классигы, алтын приисклар хуҗасы Дәрдемәнднең (Закир Рәмиев) тууына 160 ел тулуга багышланган «Хәзерге татар филологиясенең актуаль проблемалары» дип аталган VII Бөтенроссия фәнни-гамәли конференция үтәчәк. Бу хакта «Татар-информ» хәбәрчесенә университетның татар филологиясе һәм мәдәнияте кафедрасы доценты Илдус Фазлытдинов сөйләде.

«Конференциядә түбәндәге фәнни юнәлешләр урын алачак. Дәрдемәнднең иҗади мирасы: заманча караш, Дәрдменднең иҗтимагый эшчәнлеге, матур сөйләм стилистикасы проблемалары контекстында шагыйрьнең теле, татар теленең һәм диалектларның тарихы һәм хәзерге торышы, чагыштырма филология контекстында төрки халыкларның телләре, фольклоры һәм әдәбияты», — диде ул.

Шулай ук чарада милли телләрне өйрәнүнең социолингвистик аспектлары; мәдәниятара аралашуда туган мәсьәләләр, дәүләт һәм чит телләр, лингвокультурологик проблематика, лингводидактик һәм социомәдәни технологияләр һәм практикалар темалары да күтәреләчәк.

«Конференциядә катнашырга белем бирү учреждениеләре укытучылары, фәнни хезмәткәрләр, аспирантлар, магистрантлар һәм студентлар чакырыла. Конференция татар, рус, башкорт телләрендә узачак», — диде Илдус Фазлытдинов.

Материаллар 30 ноябрьгә кадәр «конференция» билгесе белән konf_kaf_tat@mail.ru электрон почтасы аша кабул ителә. «Конференция нәтиҗәләре буенча конференция материалларының электрон җыентыгын бастырып чыгару планлаштырыла, eLIBRARY.RU электрон фәнни китапханә платформасында урнаштырылача», — диде ул.


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100