news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татар әдәбияты буенча семинар

Татар әдәбияты буенча семинар

(Екатеринбург, 7 февраль, “Татар-информ”, Фәвия Сафиуллина). Екатеринбург шәһәрендә татар теле һәм әдәбияты укытучылары өчен “Татар әдәбияты дәресләрен укытуда яңа технология куллану” дигән темага семинар булып узды. Свердловски өлкәсенең мәгарифне үстерү институты җитәкчеләре чакыруы буенча, әлеге семинарны уздырырга дип Казан дәүләт университетының филология факультетыннан татар әдәбияты кафедрасы мөдире, филология фәннәре докторы, профессор, академик Хатыйп Йосыф Миңнегулов килгән иде.

Семинарга Свердловски өлкәсенең төрле почмакларыннан, башлыча татар авылларыннан, егерме биш укытучы җыелды. Әйтергә кирәк, Хатыйп әфәнде лекцияләрне йотлыгып тыңларлык, бик кызыклы һәм мавыктыргыч итеп алып барды. Тыңлаучылар өчен татар әдәбиятының үсеш тарихы гына түгел, ә бәлки Кытай, Һиндстан, Финляндия, Алмания һәм башка чит илләрдә татар әдәбиятының бүгенге көндәге хәле, шәрекъ әдәбиятының бөтендөнья әдәбият үсешенә йогынтысы кебек бик кызыклы яңа мәгълүматлар билгеле булды.

Татар теленең колакларны иркәләрдәй, җырдай матур моңлы аһәңен тыңлаучыларга ишеттерә алырлык татарлар сирәк очрый. Хатыйп аганың сөйләвен укытучылар нәкъ менә шундый булганы өчен бик яратып кабул итте. Дәресләргә чын күңелдән, яратып йөрделәр. Галимнең үзенең дә татар теле укытучылары турындагы фикере бик югары. Аның әйтүенчә, әгәр дә төбәкләрдә татар сакланып калган икән, моның белән без иң беренче фидакарь җанлы татар теле укытучыларына бурычлы.

Свердловски өлкәсе төбәк мәгарифне үстерү институты методисты Зәйтүнә Шәймөхәммәтова әйтүенчә, өлкәдә эшләүче татар теле укытучыларының белемен камилләштерү аерым бер системага салынып дәвам итә. Узган ел укытучыларның барысы да ике еллык курслар тәмамлап, икенче югары белем алу турында таныклык алганнар иде. Зәйтүнә ханым фикеренчә, шундый тиз арада алган белемнәрне тирәнәйтеп, камилләштереп тору бик мөһим. Шуңа күрә региональ мәгарифне үстерү институты быел татар теле укытучылары өчен өч семинар әзерләгән. Ул семинарлар Татарстан Республикасы Мәгариф министрлыгы ярдәмендә, Татарстаннан чакыртылган күренекле тел галимнәре белән берлектә уздырылачак.

news_right_1
news_right_2
news_bot