news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Самара өлкәсендә татар чаралары меценаты Хәбил Бикташев «Дуслык» ордены белән бүләкләнде

Кичә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов указы белән СССРның атказанган спорт мастеры, Европа һәм СССРның дзюдо чемпионы, Самара өлкәсе дзюдо федерациясе президенты, татар чаралары меценаты, Самара өлкәсенең Шенталы районы Татар Әбдекие авылында туып-үскән Хәбил Хаҗи улы Бикташев «Дуслык» ордены белән бүләкләнде.

«Самара татарлары» сайтында хәбәр ителгәнчә, аңа орден рухи-әхлакый кыйммәтләрне саклауга һәм үстерүгә керткән зур өлеше, актив иҗтимагый һәм хәйрия эшчәнлеге өчен тапшырылды. Тантаналы чара Казан Кремлендә узды, диелә хәбәрдә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100