news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

“Татар булуым белән горурланам!” – Эльмира Кәлимуллина

Безнең мәдәният белән бөтен дөньяда кызыксыналар, ди Конфедерацияләр Кубогы илчесе.

“Татар булуым белән горурланам!” – Эльмира Кәлимуллина
Салават Камалетдинов

(Казан, 23 июнь, “Татар-информ”, Алмаз Шиһабетдинов). Бүген Конфедерацияләр Кубогына аккредитация узмаган каләм әһелләре өчен уздырылган матбугат конференциясендә турнирның илчесе, җырчы Эльмира Кәлимуллина татар булуы белән горурлануын әйтте.

“Мин актив рәвештә Казан, Татарстан турында сөйлим. Башка шәһәрләрдә безнең мәдәниятебезне, сәнгатебезне күрсәтәм. Безнең мәдәнияткә чит ил кешеләренең кызыксынуы күренә. Мин күптән түгел генә Юнесконың Париждагы штабында булдым. Анда Илмир Низамовның җырын җырладым. Безнең анда “Алтын Казан” операсыннан дуэт булды. Барлык кешеләр дә диярлек телефоннарын алып төшерә башладылар, “әфәрин”, дип кычкырдылар. Безнең тарихыбыз, мәдәниятебез бай. Мин горурланып Татарстанны тәкъдим итәм һәм татар булуым белән горурланам. Минем илче булуым да шуңа бәйле дип уйлыйм”, - диде Эльмира Кәлимуллина.

Эльмира Кәлимуллина Санкт-Петербургта узачак Конфедерацияләр Кубогын ябу тантанасында җырлаячак.

Иртәгә, 24 июньдә, “Казан-Арена” стадионында Россия һәм Мексика җыелма командалары очрашачак.
 

news_right_1
news_right_2
news_bot