news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татар булуыгыз белән горурланып яшәгез - Ләйсән Сафина

"Идел" яшьләр үзәге җитәкчесе Ләйсән Сафина "Татар яшьләре көннәре" делегатларына үз теләкләрен әйтте.

(Зөя, 29 август, "Татар-информ", Алмаз Шиһабутдинов). "Татар булуыгыз белән Казанда, Татарстанда гына түгел, ә үз төбәкләрегездә дә горурланып яшәгез" - диде XXVII "Татар яшьләре көннәре"нең ябылу тантанасында "Идел" яшьләр үзәге җитәкчесе Ләйсән Сафина.

"Мин ерак араларны якын итеп килә алуыгызга шатмын. Бик күп еллар буе "Татар яшьләре көннәре"нә килеп, үзенә яңалык алырлык яшьләр бар икән, без юкка эшләмибез дигән сүз. Алга таба да шулай барсын иде. Казанда, Татарстанда гына түгел, ә үзегезнең төбәгегездә татар булуыгыз белән горурланып яшәгез һәм шушы горурлыкны үзегездән соң килә торган буынга да калдырсагыз иде. Бергә булган кадерле минутлар һәрберегезнең күңелендә калсын", - дип сөйләде "Идел" яшьләр үзәге җитәкчесе Ләйсән Сафина.

Исегезгә төшерәбез, 25-29 августта "Татар яшьләре көннәре" форумы узды. Форумда Россиянең 30 төбәгеннән һәм Канададан 147 делегат катнашты. Алар Ульяновск, Тольятти, Самара, Зөя һәм Болгар шәһәрләренә сәяхәт кылды.
 

news_right_1
news_right_2
news_bot