Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Галимә Рабига Хәкимованың шәхси әйберләре Яуширмә мәктәбе музеенда урын алды
26 августта Чистай районы Яуширмә төп гомуми белем бирү мәктәбенең «Туган якны өйрәнү» музеена галимә Рабига Хәкимованың шәхси әйберләрен тапшырганнар.
- Рабига Хәкимова – Казан университетында татар теле һәм әдәбияты бүлеген 1944 елда ачып җибәргән тел белгече.
«Рабига апаның сеңлесенең (сеңлесе Суфия Хәкимова – ТИ иск.) оныгы Эльмира Хәкимова һәм аның әнисе Яуширмә музеена Рабига Хәкимованың бизәнү әйберләре тупланган шкатулкасын бүләк итте. Шуңа өстәп, милли орнаментлы, татар халкының милли бизәкләре белән чигелгән күлмәген тапшырдылар», - диде «Татар-информ» хәбәрчесенә «Яуширмә төп гомуми белем мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесенең туган (татар) тел һәм әдәбият укытучысы Лилия Фәсхетдинова.

Аның әйтүенчә, Рабига Хәкимованың туганнары үзләре теләк белдереп килгән. «Бу чара КФУның татар бүлегенең 80 еллыгына багышлап үткәрелде. Эльмира Хәкимова һәм әнисе Рамилә Хәкимова Рабига апаның берничә фотосын университетка тапшырды. 26 августта Рабига Хәкимованың фотоларыннан тупланган альбомны безнең мәктәпкә алып килделәр, кунакларга да күрсәттеләр. Мин бу фотоларны ясатып, «Туган якны өйрәнү» музеена экспозициягә урнаштырдым», - диде Чистай муниципаль районы туган( татар) тел һәм әдәбият укытучыларының ассоциация җитәкчесе.
«Мин беренче тапкыр Рабига Хәкимованың туганнан туган сеңелләре белән узган елны көзен түгәрәк өстәл утырышында КФУда таныштым», - диде туган тел һәм әдәбият укытучысы.

Лилия Фәсхетдинова Рабига Хәкимова турында беренче язманы «Чистай хәбәрләре» газетасының 2024 елда чыккан санында күргәнен әйтте. «Татар мәгарифенең йолдызы, тел галиме - Рабига Хәкимова» дигән мәкалә басылып чыкты. Аның авторы - Шиһабетдин Мәрҗани институтының фәнни хезмәткәре - Халидә Баһаветдинова. Нәкъ менә аның хезмәтләре аша без Рабига апаның тел галиме, безнең авылдан булуы, нәрсәләр эшләве турында белдек», - ди ул.
«Халидә апа белән безне тоташтыручы кеше ул - җәмәгать эшлеклесе, Татарстан Дәүләт Советының элекке депутаты Сурия Усманова. Ул һәм Тәэминә Биктимирова оештырган конференциядә чыккан җыентыкта Рабига апа Хәкимова турында беренче язма бастырылды. «Чистай өязенең мәгърифәт йолдызлары» – тарихи-документаль һәм биографик җыентык. Менә шулар аша мин Рабига Хәкимова турында бик күп материаллар тупладым», - дип аңлатты укытучы.

Лилия Фәсхетдинова соңыннан Татарстанның Архив эше буенча Дәүләт комитеты белән элемтәгә кереп, Рабига Хакимова турында документлар алуга ирешүен искәртте. «Алар мәктәп музеенда урын алды», - диде ул.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз