news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

«Tatar. Бу хакатон» проектының җиңүчеләре билгеле

Бәйгедә катнашучылар татар телле IT-продуктлар җитештерүдә көч сынашты.

«Tatar. Бу хакатон» проектының җиңүчеләре билгеле
Владимир Васильев

Мәгълүмати технологияләр өлкәсендә татар телен, мәдәниятен саклау һәм үстерүгә юнәлтелгән инновацион IT-продуктлар җитештерүчеләр өчен оештырылган «Tatar. Бу хакатон» бәйгесенең җиңүчеләре билгеле.

Оештыручылар сүзләренчә, бәйгедә 29 команда катнашкан. Татарстан, Марий Эл республикаларыннан, Чиләбе, Омск өлкәләреннән 100 катнашучы җыелган. Җиңүчеләргә дипломнар һәм акчалата бүләкләр тапшырылды. Приз фонды – 300 мең сум. Җиңүчеләргә Татарстанның фәннәр академиясендә стажировка узу мөмкинлеге бирелә. Җиңүче командалар Kazan Digital Week 2022 форумында үзләренең проектларын тәкъдим итә ала.

«Хакатон яшьләрнең тел, IT-технологияләр белән кызыксынуын күрсәтә. Хакатонда катнашучылар киләчәктә эшмәкәрләр булыр дип ышанам. Татар теле белән бәйләнгән технологияләрнең нәтиҗәсе булыр дип уйлыйм. Киләсе елда проектны тагын да зуррак итеп уздырырга телибез», – дип сөйләде Татарстан Фәннәр академиясенең әгъза-мөхбире Рифкать Миңнеханов.

«Хакатон уңышлы булды дип саныйм. Катнашучылар да күп булды. Студентлардан кала мәктәп укучыларының булуы сөендерә. Чит илдән килгән студентларның катнашуы да кызыклы хәл. Алар татар теленең технологияләрдә яшәве өчен тырыша.Татар теле технологияләрдә һәм яшьләрдә яшәргә тиеш», - диде Татарстанның яшьләр эшләре министры Тимур Сөләйманов.

Бәйге 8-11 сыйныф укучылары һәм студентлар өчен үткәрелгән. Бүләкләү чарасы IT-паркта узды.

Кече лигада җиңгән командалар:

1 урын – Казанның 2нче номерлы лицей-интернаты укучылары. Алар татар сүзләрен өйрәнү өчен «TikTakTatar» дип исемләнгән кушымта эшләгән.

2 урын – КФУның IT-лицее укучылары. Татарстанның истәлекле урыннары белән таныштыра торган кушымта ясаганнар.

3 урын (ике җиңүче) - КФУның IT-лицее укучылары татар телендәге программалаштыру телен булдырганнар. Иннополис лицее укучылары татар телен өйрәнү өчен сайт ясаган.

«Татар телен бөек тел итәргә телибез. Татар телен өйрәнү өчен уен форматында кушымта ясадык. Ул телгә кызыксыну уяту өчен эшләнелде. Аны татар теле дәресләрендә дә кулланып була. Киләчәктә дә татар телендә программалар эшләргә уйлыйбыз», - дип сөйләде беренче урын алган команда әгъзасы Айдар Асадуллин.

Студентлар арасында җиңүчеләр:

1 урын – КНИТУ-КАИ студентлары. Геймификация ысулы ярдәмендә татар телен өйрәнү өчен интерактив портал тәкъдим иткәннәр.

2 урын – Иннополис университеты студентлары командасы. Татарча видеога автоматик рәвештә русча субтитрлар куя торган веб-кушымта ясаганнар.

3 урын – җыелма команда. Уен формасында татар телен өйрәнү өчен ясалган кушымта.

«Без татар телен өйрәнү өчен укыту платформасын эшләдек. Аны мәктәп программасында да кулланып була, теләгән кеше куллана ала. Татар телен өйрәнүне мәктәпләргә кайтарырга кирәк дип саныйм», – диде команда әгъзасы Булат Гомәров.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100