news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татар брендын кулланып гамәлгә ашырылган проектларда татар теле юк – Айрат Фәйзрахманов

Тел ул – милли дөньяга үтеп керү ноктасы, ди Бөтендөнья татар яшьләре форумы рәисе урынбасары.

(Казан, 8 гыйнвар, “Татар-информ”, Гөлнар Гарифуллина). Казанда күп кенә туристик проектларда татарча атамалар куллану аларга оригинальлек бирә, ә эчтәлеге белән алар тулысынча рус телендә килеп чыга – Бөтендөнья татар яшьләре форумы рәисе урынбасары, тарих фәннәре кандидаты Айрат Фәйзрахманов шулай дип саный.

Ул “Татар-информ” агентлыгы хәбәрчесе белән әңгәмәсендә татар брендын кулланып гамәлгә ашырыла торган проектларга карашын белдерде. “Ул проектларда күп кенә белдерүләрнең татар теленә тәрҗемәсе дә булмый. Әйтик, җәй көне “Татар ашлары” фестивале булды. Анда игъланнарның 90 проценты рус телендә иде. Мин Мэрияга “Татар ашлары” фестивале уздырасыз, ә татар телендә мәгълүмат юк дип” яздым. Алар миңа – “бар” дип бер фотосурәт җибәрделәр, әмма ул каядыр күренмәгән җирдә эленеп торган. Аннары “Кыш бабай” проектының да атамасы татарча, ә эчтәлеге рус телендә. “Әкият” курчак театрының да исеме татарча, ә татар спектакльләре анда аз”, - диде Айрат Фәйзрахманов.

Әңгәмәдәш проблемадан чыгу юлын билгеләп: “Миңа калса, бу хокукый нигездә язылырга тиеш. Татарстанда бюджет акчасына эшләнгән барлык чаралар, банерлар, игъланнар, атамалар ике телдә булырга тиеш. Рус һәм татар телләре тигез дәрәҗәдә кулланылырга тиеш дип, һәр ведомствода, бәлки, аерым шундый закон акты төзелергә тиештер. Шул акт нигезендә, атамаларны, белдерүләрне ике телдә әзерләп булыр иде. Мәсәлән, Яшьләр эшләре һәм спорт министрлыгына, берәр форум уздырганда, “рәсми төркемдә, баннерларда да татар телендә мәгълүмат ник язылмаган” дип әйткәнебез бар. Шуннан соң акрынлап яза башладылар. Шулай да, 95 проценты һаман рус телендә. Ягъни, алар бюджет акчасына типографияләрдә баннерлар бастырылар, әмма күпчелек мәгълүмат рус телендә. Тагын бер кат кабатлыйм: әгәр рус кешесе татар телендә сүзләр күрсә, аңа аны уку бит кыенлык тудырмый. Республика яшьләре форумы дигән сүзләрне ул укый ала һәм якынча аңлый”, - диде Айрат Фәйзрахманов.

"Телне белмәү милләтнең югалуына китерәчәк"

Әңгәмәдәш фикеренчә, татарлык төрле дәрәҗәдә булырга мөмкин. “Телне, динне, мәдәниятне белмичә, үзеңне татар дисең дә, татар буласың. Татар телендә берничә сүзне генә белгән татарлар да шактый. Телне дә, тарихны да, мәдәниятне, динне яхшы белүче татарлар да бар. Әмма телне белмәү, әлбәттә, милләтнең югалуына китерәчәк дип саныйм. Гомумән, милләт 5 баганадан тора – үзаң – үз-үзеңне татар, рус, яһүд итеп санау; тарих – әгәр кеше үз милләте тарихын яхшы белә икән, аның үзаңы да көчле була; тел, дин, мәдәният. Һәр багананы алып ташлап, берсен, үзаңны гына калдырсак, ул, әлбәттә, милләтне тотып тора алмас. Телне онытсак, нигезебез көчле булмаячак. Күпләр динне, тарихны, мәдәниятне белә, татарча җырларга мөмкин, әмма татарча сөйләшә алмый. Андый мисаллар күп. Әмма телне белмәү, төп багананы үз-үзебездән алу дигән сүз. Тел аша татар дөньясын, үз милләтеңнең дөньясын күпкә яхшырак аңлый башлыйсың. Тел ул – милли дөньяга үтеп керү ноктасы. Татар мәдәнияте, тарихы белән кызыксынган кешенең телне өйрәнергә генә мөмкинлеге бар”, - ди ул.

Исегезгә төшерәбез, Татарстанның мәдәният министры урынбасары Гүзәл Шәрипова “татарлык тел белүгә генә нигезләнмәгән, безнең галимнәребез бүгенге татар кешесе үзенең татарлыгын чыгышында күрә дип әйтәләр” дигән иде. Ул моны "Татар халкының этнографик мозаикасы" фотоконкурсында катнашучыларны бүләкләгәндә белдерде.  

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100