news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татар блогерлары «Татмедиа» басмалары белән хезмәттәшлекнең уңай нәтиҗәләрен бәяләде

Яшь блогерлар «Татмедиа» акционерлык җәмгыяте эшчәнлеге белән танышты.

Татар блогерлары «Татмедиа» басмалары белән хезмәттәшлекнең уңай нәтиҗәләрен бәяләде
Салават Камалетдинов/архив

(Казан, 11 декабрь, «Татар-информ», Зилә Мөбәрәкшина). «Татмедиа» акционерлык җәмгыятендә узган очрашуда татар блогерлары басмалар белән хезмәттәшлекнең укучылар санын арттырырга мөмкинлеген билгеләп үтте.

Бүген «Татмедиа» акционерлык җәмгыятендә «МАКСАТ» яшь татар лидеры мәктәбе һәм «ZAMAN» блогерлар мәктәбенә кергән 70тән артык делегат белән очрашу узды. «Татмедиа» акционерлык җәмгыяте генераль директоры Шамил Садыйков блогерларны «Татар-информ» һәм башка басмалар белән актив рәвештә мәгълүмат алышырга һәм шул рәвешчә бер-берсен һәм татар контентын арттырырга өндәде.

«Мисал өчен, без Рәфис Атаказовны табып, аның белән әңгәмә эшләгән идек. Ул хәзер иң актив аудитория җыючы блогер. Шушы интервьюның үз вакытында чыгуы аңа алга таба блогерлык эшендә этәргеч бирде. Безнең нәкъ шундый форматта татар блогерлары белән хезмәттәшлек итәсебез килә. Бурычыбыз — „Татмедиа“ кысаларында социаль челтәрләрдә татар кешесенә кызыклы булган һәр мизгелне тотып алу», — диде Шамил Садыйков.

Татар блогеры Рәфис Атаказов Шамил Садыйковның сүзләрен хуплады. Ул «Татар-информ» агентлыгына килеп, интервью бирүе язылучыларын арттыруын әйтте. «Чакырган һәр җиргә, бигрәк тә татар телле очрашуларга барырга тырышыгыз. Мин максатчан рәвештә татар телен саклау юнәлешендә эшлим. Татар блогерлары бар һәм без бергәләшеп мәртәбәле кешеләр белән эшләргә тырышабыз», — диде блогер.

Россия Федерациясе Дәүләт Думасы депутаты, Татар федераль милли-мәдәни автономиясе рәисе Илдар Гыйльметдинов блогерлар белән актив аралашуны кирәк дип саный. «Россия регионнарындагы автономия җитәкчеләре, милләттәшләребезнең күбесе олы яшьтә, шуңа күрә сезгә зур өмет баглыйбыз. Яшьләр проектлар тәкъдим итсә, акчалата ярдәм күрсәтергә әзербез», — диде ул.

«Татмедиа» АҖ генераль директоры Шамил Садыйков хәзерге аудиториянең социаль челтәрләргә күчә баруын белдерде. «Басма матбугатны саклап калсак та, яңа эшләү формаларын эзли башладык. Хәзерге аудитория үзенчәлекле дизайн, сораштыру, яңа алымнар белән кызыксына. Беренче урынга аудитория белән эшләү юнәлеше алга чыкты», — диде ул.

Шамил Садыйков Татарстанда Интернетны кулланучылар саны артканын әйтте. «Бүгенге көндә 76 процент аудитория Интернетта утыра, басма матбугат, радио яки телевидение эшчәнлеген социаль челтәрләрдә яктыртмаса, аудиторисен югалтачак. 82 процент кеше Интернетка телефон аша керә. Бу саннар татар телле аудиториягә дә кагыла. Шуңа күрә эшләнгән контент яңа заман таләпләренә туры килергә тиеш», — диде ул.

Мисал итеп ул «Китап» радиосын әйтеп узды һәм аның иң күп йөкләнгән кушымта булуын искәртте. «Радио бар икән, ул Fm белән генә чикләнергә тиеш түгел. «"Татмедиа"да Интернет өлкәсендә эшләүче 80 сайтыбыз бар. 65 сайт татар телендә эшли. Сезгә аудитория табарга менә дигән мөмкинлекләр бар», — диде генераль директор.

«Татмедиа» Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы җитәкчесе Айдар Сәлимгәрәев татар блогерлары үзләре яшәгән төбәкләрдә китап кибетләре, газета-журналларга мәнфәгать булса, мөрәҗәгать итә алуларын әйтте.


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100