news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татар блогерлары төбәкләрдәге татар яшьләре белән берләшеп, видеолар төшерделәр

Видеоларны блогерлар үз аккаунтларына урнаштыра, иң күп карау җыйган видео җиңүче булып танылачак.

Татар блогерлары төбәкләрдәге татар яшьләре белән берләшеп, видеолар төшерделәр
Расих Фасхутдинов

(Казан, 19 декабрь, “Татар-информ”, Алмаз Шиһабетдинов). “Идел” яшьләр үзәгендә бара торган “Яшь татар лидеры мәктәбе”ндә татар блогерлары төбәк яшьләре белән берләшеп видео төшерделәр. Видеоларны блогерлар үз аккаунтларына урнаштыра, иң күп карау  җыйган видео җиңүче булып танылачак.

“Замана белән атлап баручы блогерларга без ток-шоу форматында түгәрәк өстәл уздырырга булдык. Һәрбер блогер үз видеоларын тәкъдим итте. Татар блогерларының бүгенге халәте, аларның кайдан яңа идеяләр алулары турында башка делегатлар белән әңгәмә кору вариантын кулай күрдек”, - дип сөйләде “Идел” яшьләр үзәге җитәкчесе Алсу Хафиз.

@ilyuza_13_ аккаунты белән Instagram челтәрендә танылу алган яшь блогер Илүзә Миңһаҗеваның бүгенге көндә 5041 язылучысы бар. Ул “Татар-информ” хәбәрчесенә төбәк татарлары белән берләшеп эшләүдән тәҗрибә алуы турында әйтте.

“Безне командаларга бүлделәр. Һәрбер блогер – остаз. Тема билгеләүне үзебезгә тапшырдылар, шуңа без “Идел” яшьләр үзәге турында сөйләргә булдык. Беренче видеобыз мәгълүмати иде, ә икенчесен бераз кызыграк, күңеллерәк итеп төшерергә уйладык һәм безнең мондагы яшәешне күрсәттек”, - диде яшь блогер.

“Бу минем өчен алга адым. Бирегә чакырылу минем өчен дәрәҗә, чөнки мин монда тәҗрибә туплыйм, яңа кешеләр белән аралашам. Төбәк татарлары белән танышу миңа ошады, чөнки аларның диалектлары да безнекеннән аерылып тора. Без блогер булсак, алар үз төбәкләрендә эшмәкәрлек белән шөгыльләнә. “Яшь татар лидеры мәктәбе”ндә тәкъдим ителгән проектларны һәр төбәктә дә кулланып була дип саныйм”, - диде Илүзә Миңһаҗева.

Илүзә күбрәк авыл тормышы, әти-әни белән бала мөнәсәбәте турында видеолар төшерә. Яшь блогерның видеоларында печән җыю, көтү куу күренешләрен, авылның үзенчәлекләрен табып була.

“Яшь татар лидеры мәктәбе” – Россия һәм чит ил төбәкләрендәге яшьләрдә лидерлык сәләтен үстерү урыны. Һәр елда мәктәпнең темасы билгелә. Делегатлар чакырылган кунаклар белән милли үзаң, халыкның гореф-гадәтләрне һәм хәзерге заман трендларын өйрәнә. Исегезгә төшерәбез, 14-20 декабрь көннәрендә Казанда "Яшь татар лидеры мәктәбе" уза. Россиянең 12 төбәгеннән барлыгы 40 делегат катнаша. Быелгы "Яшь татар лидеры мәктәбе" җитәкчеләрне барлауга багышланган.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100