news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татар блогерлары студентлар белән очрашуда: Танылам дисәң, фанат булырга тиешсең

«Блогерларның миссиясе — халыкка мәгълүмат җиткерү, башка кешеләргә этәргеч ясау, белемең белән уртаклашу», — диде белгеч Ләйсән Шакирова.

Татар блогерлары студентлар белән очрашуда: Танылам дисәң, фанат булырга тиешсең
Рамил Гали

«Ялкын» журналы студиясендә татар блогерлары КФУның Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтының журналистика юнәлешендә укучы икенче курс студентлары белән очрашты. Алар социаль челтәрләрдә үз брендыңны булдыру һәм аккаунтны үстерергә ярдәм итү турындагы проблемаларга тукталды.

«Тормыш мизгелләре» тапшырулары эшләүче you tube блогеры Фәгыйлә Шакирова фикеренчә, язылучылар санын арттыру өчен аудиторияне гаҗәпләндерергә кирәк. «Реклама ясап видео төшерсәң, син кешегә кызыклы булмыйсың. Аудиторияне акча эшлим дип түгел, кызыклы сюжетлар хисабына арттырып була. Танылам дисәң, син фанат булырга тиешсең», — диде ул очрашуда.

«Блог алып барам дисәгез, җаныгыз-тәнегез белән бирелеп китмәгез. Ситуацияне җибәрә белергә кирәк, диләр. Мин дә ютубтагы каналымны „булса була, булмаса булмый» дип кенә ачып җибәргән идем. Минем каналны төрки халык карый. Шуңа мин яулыклы остабикә буларак танылдым. Бу минем шәхси брендым. You tubeта гадилек бар, халык гадилеккә сусаган», — диде ул.

Продюсер, маркетолог Ләйсән Шакирова бер генә социаль челтәрен сайлау дөрес күренеш булмавын әйтте. «Үзегезнең шәхси брендыгызны берничә социаль челтәрдә үстерергә кирәк. Әмма төрле социаль челтәргә эшләгәндә нәтиҗә начаррак була. Бер генә социаль челтәргә бөтен көчеңне түгәргә тәкъдим итмәс идем. Шәхси брендның нигезе, аудиториядән тыш - белемең һәм сәләтең. Ансыз бренд озак яшәми», — диде ул.

«Блогерларга элек игътибар бирмәсәләр дә, хәзер хөкүмәт дәрәҗәсендә блогерлык өлкәсен аерым бер фән икәнен таныдылар. Блогерларның миссиясе — халыкка мәгълүмат җиткерү, башка кешеләргә этәргеч ясау, белемең белән уртаклашу. Шәхси брендны булдыру үзең өчен генә түгел, башкаларны да мотивацияләп, аларга йогынты ясау өчен дә кирәк», — дип киңәш бирде ул.

Җырчы һәм блогер Дилә Нигъмәтуллина фикеренчә, шәхси бренд күбрәк акча эшләү, танылыр өчен, үз-үзеңә бәяне күтәрү өчен кирәк. «Ул кешенең үзенең теләгеннән тора», — диде ул.

«Ялкын» басма матбугат булуга карамастан, блогерлар аркылы үзебезне танытабыз һәм аларның эшчәнлегенә анализ ясыйбыз. Студентлар яңа шәхесләр белән таныша, сораулар биреп, үзләренең журналистик белемнәрен арттыра. Дөньяга карашлары арта, тормыштагы актуаль мәсьәләләрдән читтә калмас өчен, очрашуларны кирәкле дип саныйм», — диде «Ялкын» журналының баш мөхәррире Илназ Фазуллин.

Дилә Нигъмәтуллина «Вконтакте» һәм «Одноклассники» социаль челтәрен җырчылар өчен уңай булуын әйтте. «Афишаларны куя башлагач, нәтиҗәсе дә булды. Концертларга тамашачы шул афишаларны күреп килде», — ди ул. Лилия Хәйруллина һәр медиа кешесе һәр социаль челтәрендә булырга тиеш дип саный. «Статистика ягыннан карасак, минем җырларны күбесенчә «Вконтакте»да тыңлыйлар», — диде.

Очрашуда шулай ук, Айсылу Лерон, Олеся Дмитриева, Илнар Идрисов, Айнур Морзаханов, Рәфис Атаказ кебек блогерлар катнашты һәм студентларны үзләренең блоглары белән таныштырды.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100