news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татар биюләрендә бөтен бер милләтнең холык-фигыле чагылыш тапкан – Арман Нурмөхәмәтулы

Төрки телле халык биюләрендә ишарәләр телендәге кешелек хәзинәсе сакланган, ди Анкарадан килгән режиссер-хореограф.

Татар биюләрендә бөтен бер милләтнең холык-фигыле чагылыш тапкан – Арман Нурмөхәмәтулы
Салават Камалетдинов

(Казан, 12 декабрь, “Татар-информ”, Мөршидә Кыямова). Татар халык биюләрендә бөтен бер милләтнең холык-фигыле чагылыш тапкан. Бу хакта “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгына “Төрексой” халыкара оешманың режиссер-хореографы Арман Нурмөхәмәтулы әйтте.

Быел балетмейстер, хореограф, Татарстан республикасының халык артисты Гай Таһировның тууына – 110 ел. Бу уңайдан кичә, 11 декабрьдә Татарстан Фәннәр академиясендә татар халык биюләрен зур сәхнгә чыгарган, аларны фәнни яктан өйрәнгән балейтмейстер Гай Таһировка багышланган “Халык биюләре һәм хореографик сәнгать: традицияләр һәм бүгенге заман” дигән халыкара конференция узды. Конференциядә Санкт-Петербург, Мәскәү, Уфа, Анкара, Баку, Астана һәм башка шәһәрләрдән килгән бию сәнгате әһелләре катнашты.

“Төрексой халыкара оешмасында эшлим, – диде Арман Нурмөхәмәтулы. – Татарстан Фәннәр академиясе конференциядә катнашырга чакыргач бик теләп килдем. Казанда мондый эчтәлектәге халыкара чаралар оештыру хуплана. Танылган балетмейстер Гай Таһировны төрки дөньяда белмәгән кеше юктыр. Шәхсән үзем татар биюләре хакында иң беренче нәкъ менә Таһировның татар биюләренә багышланган китабыннан укып танышкан идем. Татар халык биюләренең үзенчәлекләре, характерын, фольклор нигезен чагылдырган хезмәтләре алтын бәясенә торырлык. Белүемчә, ул татар авылларына да еш чыккан, бию хәрәкәтләрен халыкның үзеннән җыеп алган белгеч. Сабан туе, җыен башка бәйрәмнәр вакытында башкарылган әсәрләрне эшкәртеп, сәхнәгә күтәргән. Татар биюен башка халыкларга танытуда өлеше бик зур”.

Төркиядән килгән кунак Татарстан белән гамәлгә ашырылган уртак проектлар хакында да бәян итте. "Халыкара масштаблы проектларда хореографик композицияләр куйганда еш кына төрки халыкларның бай мирасына мөрәҗәгать итәм. Г.Таһировның хезмәтләре дә андый чакларда бик булыша. Гомумән төрки телле халык үз биюләрендә мәдәниятне, дөньяга карашларын, гореф-гадәтләре һәм йолаларын чагылдыра. Төрки телле халык биюләрендә ишарәләр телендәге кешелек хәзинәсе сакланган".

“Халык биюләре һәм хореографик сәнгать: традицияләр һәм бүгенге заман” дигән халыкара конференция Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты, ТР Дәүләт җыр һәм бию ансамбле һәм Казан дәүләт мәдәният институтының халык биюләре кафедрасы ярдәме белән оештырылды.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100