news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татар биюләрен зур сәхнәгә чыгарган балетмейстер Гай Таһировны искә алалар

Казанда узачак конференциядә Санкт-Петербург, Мәскәү, Анкара, Баку, Астана галимнәре дә катнашачак.

(Казан, 8 декабрь, “Татар-информ”, Мөршидә Кыямова). Татарстан Фәннәр академиясендә 11 декабрь көнне 10:00 сәгатьтә Г. Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты Татарстан Республикасы Дәүләт җыр һәм бию ансамбле һәм Казан дәүләт мәдәният институтының халык биюләре кафедрасы ярдәме белән “Халык биюләре һәм хореографик сәнгать: традицияләр һәм бүгенге заман” дигән темага халыкара фәнни-гамәли конференция уздыра. Бу хакта “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы хәбәрчесенә Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының Театр һәм музыка бүлеге мөдире, сәнгать фәннәре кандидаты Эльмира Галимова хәбәр итте.

Халыкара фәнни-гамәли конференция Гай Таһировның тууына 110 ел тулуга багышлана.

“Гай Таһиров татарларның һөнәри бию культурасы формалашуда һәм аның үсешендә мөһим роль уйнаган шәхес, - ди Эльмира Галимова. - Аны бик хаклы рәвештә татар халык-сәхнә биюләрен куюда башлап юл салучы дип атыйлар. Татар дәүләт академия театрында (1928–1933 елларда), М.Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет театрында (1938–1972 елларда), Г.Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясе каршындагы Дәүләт җыр һәм бию ансамблендә (1952–1970 елларда) эшләү дәверендә ул, балетмейстер буларак, музыкаль-драма, балет һәм опера спектакльләренә биюләр куя. Алар арасында “Зәңгәр шәл”, “Наемщик”, “Шүрәле” кебек дөньякүләм классик сәнгать шедеврларына, “Фауст”, “Кармен” һ.б. операларга куелган биюләр бар. Гай Таһировның төрле елларда төрле сәхнә мәйданнары өчен иҗат иткән 365 хореографик эше арасында татар биюләре төп урынны били”.

Конференциянең халыкара статусы Казанда уздырыла торган бу чарада Россия һәм башка илләрнең Л.Касиманова (Санкт-Петербург), Е.Кузнецов (Мәскәү), М.Кәримов (Уфа), Арман Нурмахамат улы (Анкара, Төркия), Тарана Мурадова Гусейн (Баку, Азербайҗан), Г.Саитова (Астана, Казакстан) кебек күренекле сәнгать белгечләре катнашу белән билгеләнә.

Конференциядә хореографик фольклорның актуаль проблемалары һәм аның сәхнә сәнгатендә гәүдәләнеше, халык биюләренең этник үзенчәлекләре, белем бирү һәм мәдәният контекстында профессиональ хореография, фольклор биюләрен өйрәнеп тикшерүнең нәзари аспектлары һәм аларны тормышка ашыруның гамәли формалары каралачак. Шулай ук, Таһиров мирасы, балет сәнгатендә, халык биюләрендә аның чагылышы, бүгенге хореографиядә традицион фольклор жанрын өйрәнү, саклау һәм үстерү проблемалары да тикшереләчәк, ди проект авторлары.

Конференция эшендә Казан дәүләт мәдәният институты мөгаллимнәре һәм аспирантлары, Казан (Идел буе) федераль университеты галимнәре, ТР Дәүләт җыр һәм бию ансамбле коллективы, массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре, хореография көллияте студентлары һ.б. катнашачак.

Конференция Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенең Кече залында (адресы: ТР, Казан шәһ., Бауман ур., 20 йорт) 10:00 сәгатьтә башлана.

Белешмә: Гай Таһиров 1907 елның 9 гыйнварында Кемерово өлкәсенең Анжеро-Судженск шәһәрендә туган. 1925 елда ул Казанга килә һәм 1928 елга кадәр Татар театр техникумында укый, бер үк вакытта балет студиясендә дә шөгыльләнә.

Үзенең хезмәт юлын Гай Таһиров 1928 елда Татар дәүләт академия театрында биюче һәм балетмейстер булып башлый. 1933-1938 елларда ул СССР Зур театры каршындагы хореография училищесында укый. 1939 елдан алып 1952 елга кадәр М.Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет театры балетмейстеры булып эшли. 1952 елдан 1970 елга чаклы Гай Хаҗи улы Татар дәүләт җыр һәм бию ансамбленда эшли, ә лаеклы ялга киткәнче Казан дәүләт мәдәният институтында яшь балетмейстер һәм биючеләрне тәрбияли. Г. Таһиров куйган биюләр матур һәм бай фантазияле булулары белән аерылып тора, хореография һәм башкару үзенчәлеге ягыннан чын мәгънәсендә халыкчан була.

"Сания” һәм “Эшче” дигән беренче операларында Гай Таһиров куйган хореография, бию күренешләре биюләр куючы яшь белгечнең балетмейстерлык осталыгын гына түгел, башкару сәләтен дә күрсәтә, дип раслый сәгать белгечләре.

Гай Таһиров Татар дәүләт опера һәм балет театры сәхнәсендә утыздан артык балет һәм опера куюны тормышка ашыра. Г.Таһиров үзенең 30 ел диярлек гомерен баш балетмейстер сыйфатында Татар дәүләт җыр һәм бию ансамбленә багышлый. Бу елларда дистәләрчә оригиналь ялгыз һәм күмәк биюләр барлыкка килә, алар Татарстан һәм Русия хореография сәнгатенең алтын фондына керә. Гай Хаҗи улының бөтен тормышы татар халык биюләре белән бәйләнгән: ул аларны өйрәнә, куя, өйрәтә. Ул – татар халык биюенә багышланган китаплар, күп санлы мәкаләләр авторы. Г.Таһиров 1995 елның 16 сентябрендә бакыйлыкка күчте.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100