Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Татар Әбдекие кызлары сынатмый
Татар Әбдекие кызлары сынатмый
(Казан, 21 июль, «Татар-информ»). Самара өлкәсендәге Татар Әбдекие авылының волейбол буенча кызлар командасы күптән түгел район ярышларында беренче урынны яулады һәм махсус кубок белән дипломнарга лаек булды. Бүгенге көндә бу авылда һәм авыл мәктәбендә балалар спортның күп кенә башка төрләре белән дә яшьтән үк бик актив шөгыльләнә. Шуңа күрә нәтиҗәләр дә куандырырлык.
Өлкәнең иң төньягында урнашкан Шенталы районына керүче бу татар авылы спорт өлкәсендә элек-электән аерылып тора. Ул — танылган көрәшчеләр авылы. Атаклы көрәш остасы Хәбил Бикташев та нәкъ шушы авылда туып-үскән. Биредә бик тә уңган, тырыш һәм эш сөючән кешеләр яши. Алар таза һәм сау-сәламәт булулары белән дә башкалардан аерылып тора, һәм монда, әлбәттә, спортның роле бик зур.
Ә авыл кызларының волейбол командасына килгәндә, аның тренеры Рөстәм Нуретдинов кызларның спорт осталыгын тагы да күтәрү өчен бөтен тырышлыгын куя. Татар Әбдекие кызларының алга таба да сынатмаячагына аның ышанычы зур.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз