Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
Татар басмаларына язылу киңәя
Татар басмаларына язылу киңәя
(Чабаксар, 4 февраль “Татар-информ”, Ләйлә Исламова) 2005 елның беренче яртысында Чуашстан татарларының газета-журналларга язылуында җанлану сизелә башлады. Элеккеге арзан бәя вакытындагы дәрәҗәгә җитмәсә дә, газета-журналларга узган елгыдан күбрәк язылганнар. Бигрәк тә “Татарстан яшьләре” газетасының әбүнәчеләр саны шактый арткан. Аның атналык варианты быел 1126 данә килә. Узган елгыдан 170 данәгә арткан. Атнасына 3 тапкыр килә торганына 80 гаилә өстәлгән, димәк, быел 322 данәгә язылганнар. Иң күп матбугатка язылучылар, гадәттәгечә, Батыр районында инде. ”Татарстан яшьләре”нең ике вариантын бергә санасаң, Шыгырдан авылына – 219, Татар Согытына – 135, кечкенә Кызыл Чишмә авылына 79 данә туры килә.
“Татарстан яшьләре”ннән соң иң күп укылучы газета – “Юлдаш”. Ул быел 594 данә килә, ягъни 68гә арткан. Районнар буенча алганда, әлеге газета Батырга – 334, Комсомол районына – 152, Шемуршага – 55 данә килә. Аз гына булса да, башка басмаларны алучылар саны да ишәйгән. “Сөембикә“ 21дән 30га җиткән, “Мәдәни җомга” – 5тән 7гә, “Ватаным Татарстан” - 2дән 4кә арткан. “Сабантуй” – 17, “Сәламәтлек – 50, “Сердәш” - 26, Акчарлак – 13 данә булган һәм хәзер дә элеккегечә үк кала бирәләр.
Башка басмалар да элеккечә генә. Бигрәк тә, балалар газета-журналларына язылу азлыгы хафаланырлык. Мәсәлән, “Салават күпере 5, ә “Ялкын” 6 гына данә килә. Аларын да мәктәпләр генә алдыра. Гаиләдә балаларны ана теленә якынайту омтылышы әллә ни күзгә чалынмый.
Әлбәттә, “үсеш” дисәң дә, татар басмаларын бик аз укыйлар. Болары да әле бары тик авыллар хисабына гына. Дөрес, Канашта аз гына булса да арту сизелә. Ә Чабаксар һәм Яңа Чабаксар калаларында исә ел саен кимү күзәтелә. Сәбәбе ачык инде – шәһәрдә руслашу процессы һаман көчәя, ана телен белүчеләр саны азая бара. Мәсьәләнең тамыры, әлбәттә инде, мәктәпкә барып тоташа.
Җирле “Вакыт” газетасына килсәк, аның тиражы 200дән 800гә кадәр үскән. Бу, нигездә, Комсомол районы хисабына, чөнки аның яртысы шунда тарала. Ә менә 12 мең татар яшәгән Батыр районында – нибары 96 данә генә газета алалар.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз