news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татар-башкорт көрәше буенча республика беренчелегендә җиңүче район билгеле

Хәзер алар Россия беренчелегенә әзерләнә

(Казан, 28 апрель, “Татар-информ”, Миләүшә Нитзаметдинова). Казанның “Ак барс” кара-каршы көрәш сараенда уздырылган татар-башкорт көрәше буенча республика беренчелегенә ярышларда катнашкан 43 район арасында личный зачет нәтиҗәләре буенча Балтач районы җиңүче булып танылды.

Балтачлыларның җыелмасы составында 75 һәм 80 кг авырлык категориясе буенча бил алышкан егетләр чемпион исемен яулады, икенче урынны Саба районы, өченче урынны Кукмара районы көрәшчеләре бүлеште, дип хәбәр итә ТР татар-башкорт милли спорт көрәше буенча федерациясе башкаручы директоры Наил Хәмидуллин.

ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов әзерләгән приз фондыннан җиңүче 20 мең, икенче урын алучы 15 мең, өченче урынга чыкканы 10 мең сум акчага ия булган. Шулай ук дүртенче урын да бүләксез калмаган – аңа 8 мең сум күләмендә акчалата приз бирелгән. Болардан тыш, һәр командага көрәшчеләр формасы тапшырылган.

Шулай итеп, 1992-1993 елгы егетләр арасында Татарстан беренчелегенә уздырылган ярышларда җиңүчеләр Россия чемпионатында катнашачак. Өлкән көрәшчеләр белән параллель рәвештә үсмер егетләр дә көч сынашачак чемпионат быел декабрьгә билгеләнгән.


news_right_1
news_right_2
news_bot