news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татар баласына телен оныттырмауда "Сәләт" күп эш башкара – Данил Салихов

"Сәләт" тә, Универсиада кебек үк, киләчәк буынны кайгыртып эшләнгән чара", – ди Татарстанның Язучылар берлеге рәисе.

(Казан, 27 июль, “Татар-информ”, Алмаз Шиһабетдинов). Татар баласына телен оныттырмауда “Сәләт” күп эш башкара. Аның эшләгән эшен Универсиада белән чагыштырып була. Бу хакта “Татар-информ” хәбәрчесенә Татарстанның Язучылар берлеге рәисе Данил Салихов әйтте.

“Милләт баласына, татар баласына телен онытырмауда “Сәләт” бик күп эш башкара. Мин монда 2002 елларда килгән идем, үзгәрешләрне күреп, исең китә. Бу шәһәргә әйләнгән. Җитәкчелектән килә торган игътибар, күтәреп алу, безнең Республикабыз өчен зур әһәмияткә ия. Без спорт чаралары белән алга киттек: Универсиада, Конфедерацияләр кубогын үткәрдек. Шуның нәтиҗәсендә шәһәребез ничек матурланды. “Сәләт” тә шулар рәтендә бара торган, киләчәк буынны кайгыртып эшләнелгән зур чара”, – диде ул.

Исегезгә төшерәбез, Данил Салихов 26 июльдә Биләр музей-тыюлыгында VI Халыкара яшьләр уку-укыту “Сәләт” форумы 2 нче сменасы ачылу тантанасында катнашты. Тантанадан соң, ул сәлкешләр белән аралашты һәм араларында Татарстанның Язучылар берлеге әгъзасы булырлык яшьләр барлыгын ассызыклады.

“Монда әле һичшиксез әдәбиятка килүчеләр булачак. Мин, арагызда “Илһам” конкурсында катнашканнар бармы, дип сорадым. Кул күтәрүчеләр булды. Еллар үтәр, шушында тәрбияләнгән балалар белән Язучылар берлегенең кабул итү комиссиясендә дә очрашырга туры килер”, – дип сөйләде Данил Салихов.

Белешмәөчен: Данил Салихов – Татар драматургы, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе (2000), Татарстан Язучылар һәм Россия театр әһелләре берлекләре әгъзасы. 1958 елның 7 октябрендә Татарстанның Актаныш районы Киров исемендәге совхоз бистәсендә дөньяга килгән. 2016 елның 16 июненнән Татарстан Язучылар берлеге рәисе итеп билгеләнде. 
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100