news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татар балалар язучыларын Россиянең әдәби конкурсларында катнашырга чакырдылар

Россия балалар китабы советының башкарма директоры Людмила Чижова белән очрашу Татарстан Язучылар берлегендә үтте.

Татар балалар язучыларын Россиянең әдәби конкурсларында катнашырга чакырдылар
Салават Камалетдинов

(Казан, 18 октябрь, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). Татар балалар язучыларын Россиянең әдәби конкурсларында катнашырга чакырдылар. Россия балалар китабы советының башкарма директоры Людмила Чижова белән очрашу Татарстан Язучылар берлегендә үтте.

«Безнең әдәби конкурска Татарстаннан язучылар катнашмый. Бер әсәр дә килгәне юк», — диде ул язучыларны Сергей Михалков исемендәге әдәби конкурска катнашырга чакырып. Конкурска рус телендә әсәрләр кабул ителә.

Людмила Чижова балалар әдәбияты конкурсына килгән әсәрләрнең гомуми проблемаларын санап үтте. Ул язучыларның балачак хатирәләре турында язуын, ләкин боларның нигездә бөтенләй кызыксыз әсәрләр булуын, вакыйга булмавын әйтте.

Спикер балалар язучылар арасында плагиатлык очраклары күп булуын ассызыклады. «Ел саен „Руслан и Людмила“ны әйләндереп язып китерәләр. Исемнәр генә алыштырыла», — диде ул.

Жанрларга килгәндә, фэнтези, детектив әсәрләре шактый килә, фантастика азрак, ди.

Татар язучылары балалар өчен әдәби әсәр язуга мотивация булмауга зарланды. Үз әсәрләренең балалар матбугатында басылмавына борчылу белдерделәр.

Очрашуда балалар язучылары — Рафис Корбан, Вакыйф Нуриев, Галимҗан Гыйльманов, Ленар Шәех, шагыйрьләр Газинур Морат, Марат Закир катнашты.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100