news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татар балалар лидеры мәктәбендә чит илләрдән һәм Россия регионнарыннан 60 укучы катнашачак

Әлеге чара лидер-балаларда милли үзаң, халыкның гореф-гадәтләре һәм телен тирәнтен өйрәнүгә чакыру булып тора.

(Казан, 2 ноябрь, "Татар-информ"). 5-11 ноябрь көннәрендә Казанда узачак Татар балалар лидеры мәктәбендә Россиянең төрле регионнарында һәм чит илләрдә яшәүче 7-11 сыйныфларда укучы 60 активист катнашачак. Бу хакта “Идел” яшьләр үзәгенең матбугат хезмәте хәбәр итә.

Чараның төп максаты - татар яшьләре оешмаларында һәм берләшмәләрендәге актив татар балаларын барлау, аларга ярдәм итү.

Катнашучылар өчен төрле лекцияләр, гамәли дәресләр, түгәрәк өстәлләр, диспутлар, татар интеллигенциясе вәкилләре белән очрашулар уздырылачак.

Быелгы чараның төп темасы – социаль проектлау һәм профориентация. Шулай ук, программа кысаларында Казанның тарихи урыннары, музей һәм театрлары белән танышу каралган.

Әлеге чара лидер-балаларда милли үзаң, халыкның гореф-гадәтләре һәм телен тирәнтен өйрәнүгә чакыру булып тора.

Чараны Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министрлыгы, Татар федераль милли-мәдәни автономиясе, «Идел» яшьләр үзәге оештыра.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100