news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

"Татар балалар лидерлар мәктәбе"ндә татарчаны үзлектән өйрәнүчеләр дә бар - М.Шәрәпова

Алар хәзер үз төбәкләрендә татар иҗтимагый оешмаларын әйдәп бара.

(Казан, 27 октябрь, “Татар-информ”, Чулпан Шакирова). Татар балалар лидерлар мәктәбенә килеп эләккән бала, гадәттә, үз төбәгенә кайткач та, татарча өйрәнүен, камилләшүен дәвам иттерә. Бу хакта бүген Татар балалар лидеры мәктәбе ачылуга багышланган матбугат конференциясендә билгеле булды.

“Татар лидерлар мәктәбенә килгән балалар арасында татар теле аксый, билгеле. Аларның укытучылары да бит филологлар түгел, үзлектән өйрәнеп сөйләшүчеләр генә. Тик без барыбер аларга мөмкин кадәр татар телен өйрәнү буенча таләпләр куябыз. “Татар язучыларының әсәрләрен укыгыз, массакүләм-мәгълүмат чаралары белән танышып барыгыз” дип әйтәбез, – ди “Идел” яшьләр үзәге җитәкчесе Ләйсән Сафина.

Татар мохитенә килеп эләккән балалар киләчәктә үзләре дә үз төбәкләрендә татар телен үстерүче, аның сагына басучы вәкилләр булып китә.

“Татар балалары өчен оештырыла торган лагерь сменасы дисеңме, яшь лидерлар мәктәбе дисеңме, санаулы 8 көн дәвамында баланы татарчага өйрәнеп булмый. Әмма бу сменаларга килгән балалар телнең бер очкынын булса да алып кайтып китә, – ди Федераль татар милли-мәдәни мохтарияте аппараты җитәкчесе Миләүшә Шәрәпова. – Бер елны шундый хәл булды. Свердловск өлкәсенең Первоуральск шәһәреннән килгән балалар татарча җырларга оялалар иде. Татар милли киемнәрен кию турында сүз дә юк инде. Безнең лагерьда ял итеп киткәннән соң, оештыручы җитәкчеләре белән сөйләштек. Алар инде хәзер татарлыкларыннан оялмый, татар милли костюмнарын киеп, шәһәр уртасыннан җырлап йөри.

Безнең максат - оештыручылар тарафыннан балаларда татар теленә карата кызыксыну уяту. Телгә генә дию дөрес түгел, татар тарихына, мәдәниятенә, сәнгатенә.

Тагын бер вакыйга искә төште. Мордовиядән Руслан Азизов исемле егетебез татар балалар сменасына 8 яшьтән йөри башлаган иде. Үсә төшкәч исә: “Мин анда бармыйм” дип карышып та караган. Әнисе Надия ханым сөйләгән иде. Әмма күчеш чоры үткәч, кабат килде һәм Башкортстаннан бер кызга гашыйк булды. Ә ул кыз шундый актив, җырлый, бии, бер генә дә тик тормый, сәхнәдән төшми. Смена тәмамланып, Руслан үзенә кайткач, әнисе сораша икән. “Улым, нәрсә җитмәде, тамагың туйдымы, кызык булдымы? - дип. “Әни, бөтен нәрсә җитте, татар теле җитми калды. Әйдә миңа сүзлекләр, дисклар ал, мин татарча өйрәнәм” дигән. Хәзер Руслан Азизов иҗтимагый оешма хәрәкәтендә рәхәтләнеп эшләп йөри.

Ләйсән Сафина сүзләренчә, бүген Татар балалар лидеры мәктәбеннән үсеп чыккан балалар Новосибирск, Әстерхан, Саратов, Ульян өлкәләрендә татар иҗтимагый активы булып тора.

Исегезгә төшерәбез, Казанның “Идел” яшьләр үзәгендә, 2-8 ноябрь көннәрендә Татар балалар лидеры мәктәбе старт алачак. Быел ул сигезенче тапкыр оештырыла. Анда Татарстан, Россия төбәкләреннән 7-11 сыйныфта укучы 60 актив бала җыелачак.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100