news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татар Балалар китабы нәшрияты китабы Италиядә кызыксыну уятты

"Җиде энҗе бөртеге - Семь жемчужин" Италиядәге татар диаспорасы вәкилләрен дә битараф калдырмады.

(Казан, 3 апрель, «Татар-информ»). Италиянең Болонья шәһәрендә оештырылган Халыкара балалар китабы ярминкәсендә (Bologna Children’s Book Fair-2018) Татар Балалар китабы нәшриятында дөнья күргән «Җиде энҗе бөртеге» - «Семь жемчужин» китабын тәкъдим иттеләр. Бу хакта "Ульяновск татарлары" сайтына сылтама белән Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәр итә.

2018 елның иң яхшы иллюстраторы, Россия рәссамы Игорь Олейников (ул күпләргә «Жил-был пес», «Путешествие муравья», «Мартынко» мультфильмнарының авторы буларак таныш) китапның бизәлешенә югары бәя бирде.

Китап Италиядәге татар диаспорасы вәкилләрендә дә зур кызыксыну уятты. «Италиядәге татар диаспорасы» ассоциациясе җитәкчесе Лилия Шәйхиева әйтүенчә, китапта татар халкы тарихы һәм мәдәнияте балаларга кызыклы формада тәкъдим ителгән.
 

news_right_1
news_right_2
news_bot