news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татар балалар бакчалары тәрбиячеләренә методик кулланмалар җитми

Алар мәктәпкәчә белем һәм тәрбия процессын күбрәк үз тәҗрибәләренә таянып кына алып барырга мәҗбүр

(Казан, 20 гыйнвар, “Татар-информ”, Айгөл Фәхретдинова). Татар балалар бакчалары тәрбиячеләренә эшләү өчен методик кулланмалар җитми. Алар мәктәпкәчә белем һәм тәрбия процессын күбрәк үз тәҗрибәләренә таянып кына алып барырга мәҗбүр. Әлеге актуаль проблемалар татар балалар бакчаларын укыту-методик кулланмалар белән тәэмин итү мәсьәләләренә багышланган “түгәрәк өстәл” утырышында күтәрелде. Шиһабетдин Мәрҗани исемендәге Тарих институтының милли мәгариф тарихы һәм теориясе үзәге галимнәре оештырган бу фикер алышуларда татар балалар бакчалары өчен методик әсбаплар авторлары М.Кәшапова, К.Закирова, Р.Борһанова, бакча мөдирләре һәм тәрбиячеләре катнашты.

Анда билгеләп үтелгәнчә, татар балалар бакчаларының тарихын, бу өлкәдә педагогик мирасны барлау, аны укыту-тәрбия процессында файдалану бик мөһим. Ләкин хәзергә татар бакчаларында бу мирасны куллану өчен методик әсбаплар җитми, яисә алар бөтенләй юк. Мәктәпкәчә учреждениеләр, мәсәлән, математика, рәсем дәресләрен бирү буенча татар телендәге дидактик әсбаплар, дәрес эшкәртмәләренә мохтаҗлык кичерә. Татар телле методик әсбабларның тиражлары аз булганга, алар еш кына тәрбиячеләр кулына барып та җитми. “Түгәрәк өстәл” утырышында билгеләп үтелгәнчә, республикада уку-методик әсбаплар чыгару буенча махсус үзәк булганда, бу проблеманы чишеп булыр иде. Утырышта мондый үзәкне берәр фәнни институт базасында төзү тәкъдиме яңгырады.




news_right_1
news_right_2
news_bot