news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татар авылы Солоухага 100 яшь

Краснояр краеның Пиров районында урнашкан Солоуха авылы үзенең 100 еллыгын билгеләп үтте

(Казан, 11 июль, “Татар-информ”, Гөлназ Шәйхи). Краснояр краеның Пиров районында урнашкан Солоуха авылы үзенең 100 еллыгын билгеләп үтте. Татарстанның Мамадыш якларыннан урман кочагына килеп урнашкан татарлар авыл төзеп, яңа тормыш башлаган. Бүгенге көндә авылда 200дән артык кеше яши. Тугызъеллык мәктәп, клуб, кибетләр халыкка хезмәт күрсәтә. “Рассвет” күмәк хуҗалыгы эшли. 1000 гектар чәчүлек җирләре, терлек фермасы, умарталыклары бар. Күмәк хуҗалык җитәкчесе – Вәзир Аминаев, авыл башлыгы Рафаил Гинатуллов.
Солоуханың юбилее тантана уңаеннан туган авылларына Россиянең төрле төбәкләреннән, Омски, Краснояр, Новосибирск, Лесосибирск һәм тирә-күрше авылларда яшәүче авылдашлар җыелды. Иң беренче итеп 1941–1945 елларда Бөек Ватан сугышында катнашучылар хөрмәтенә мемариаль-һәйкәл ачылу тантанасы узды. Аны башлап йөрүче, шушы авылда туган, бүгенге көндә Красноярда яшәүче, “Яр” край татар милли мәдәни автономиясе рәисе Вагыйз Фәйзуллин. Әлбәттә, бу изге эштә аңа авылдашлары, башка мәрхәмәтле егетләр дә ярдәм иткән. Солоухада сугышка 92 милләттәшебез киткән, шуларның 47 әйләнеп кайтмаган. Алар өчен авыл халкы җыелып намаз укыды. Бәйрәмгә җыелганнарны крайның мөфтие Гаяз хәзрәт тә сәламләде. Бүгенге көндә авылда исән-сау калган бердәнбер ветеран – туксан яшьлек Ислам абый Зарипов. Ул да җыелган халык алдында чыгыш ясап, авылны таркатмыйча-чәчмичә яшәткән авылдашларына чын күңеленнән рәхмәт әйтте. Шуннан соң һәйкәл кырыена агач утырту да булды. Бәйрәмдә Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты рәисе, Татарстанның Дәүләт Советы депутаты Ринат Закировның котлавы да яңгырады. Шулай ук, Солоуха халкын бәйрәмнәре белән тәбрикләргә Краснояр краеның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Александр Походин, Пиров районы башлыгы Александр Евсеев, край думасы депутатлары да килгән иде. Тантана котлау, җыр-бию белән бергә үрелеп барды. Әлеге авыл, биредә яшәүче татарлар турында “Халкым минем” тапшыруы да төшерелде. Ул “Яңа гасыр” телевидениесе аша тамашачыларга җиткереләчәк.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100