Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
«Татар авылы» конкурсында катнашу өчен гариза бирү вакыты озайтыла
Бәйге 2020 елның 14 февралендә башланды һәм конкурс эшләре 29 февральгә кадәр кабул ителергә тиеш иде.
(Казан, 28 февраль, «Татар-информ»). «Татар авылы» конкурсында катнашу өчен гаризаны 10 мартка кадәр биреп булачак. Бу турыда Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәр итте.
Ул 2020 елның 14 февралендә башланды һәм конкурс эшләре 29 февральгә кадәр кабул ителергә тиеш иде. Бәйгедә катнашучылар саны көннән-көн арта. Хәзерге вакытта Россия төбәкләрендәге татар авылларыннан да күп кенә кызыклы язмалар, фотосурәтләр килә.
Оештыручылар аның вакытын үзгәртергә һәм хезмәтләрне 10 мартка кадәр кабул итәргә дигән карарга килде. «Татар авылы» конкурсының нигезләмәсе сайтның рәсми сәхифәсендә урнашкан. Катнашыгыз, без сездән кызыклы материаллар көтеп калабыз. Конкурс таләпләрен төгәл үтәү сорала, диелә хәбәрдә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз