news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татар авылы эшмәкәрләре милләтне саклаучы төп көч булып калачак - Ринат Закиров

Казанда татар авылларының икътисади нигезендә эшмәкәрләрнең роле турында сөйләштеләр.

Татар авылы эшмәкәрләре милләтне саклаучы төп көч булып калачак - Ринат Закиров
Салават Камалетдинов

(Казан, 2 март, "Татар-информ", Гөлнар Гарифуллина). Татар авылы эшмәкәрләре милләтне саклаучы төп көч булып калачак, дип белдерде Ринат Закиров кичә Фәннәр академиясендә VII Бөтенроссия татар авыллары эшмәкәрләре җыены кысаларында үткәрелгән сессиядә. Чарада татар авылларының икътисади нигезендә эшмәкәрләрнең роле турында сөйләштеләр. 

Бөтендөнья татар эшмәкәрләренә ярдәм итү ассоциациясе башкарма директоры Фәрит Уразаев утырышны ачып җибәреп, бүгенге көндә Җирдә яшәү һәм эшләү зур гыйлем соравын билгеләп узды. “Җирдә яшәү өчен батыр да, уңган да, тырыш та булу кирәк. Җирсез милләт булмый. Һәр кешенең мәдәнияте җир эшкәртү культурасыннан башлана һәм цивилизация дәрәҗәсенә үсеп җитә. Һәр милләтнең бетүе җирдән аерылудан башлана. Җирдән аерылган кешенең көче китә, җирдән аерылган милләтнең кодрәте китә. Сез авылларны тернәкләндерүчеләр, рухны саклаучылар”, - дип мөрәҗәгать Фәрит Уразаев Россия төбәкләреннән килгән татар эшмәкәрләренә.

Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының урынбасары Ришат Хәбипов Татарстанда кече хуҗалык формаларына дәүләт ярдәме чаралары турында сөйләде. Татарстанда 260 млрд сумга якын продукция җитештерелгәнен, шуның яртысы шәхси һәм крестьян-фермер хуҗалыкларында әзерләнгәнен билгеләп узды. “1 млн га якын халык авыл җирендә яши. Хуҗалыкларда 550 мең шәхси йортның 65 меңендә савым сыерлары һәм мөгезле эре терлек тоталар. 110 мең савым сыеры бар. Бүген барлык кешене сыер тотарга мәҗбүр итеп тә булмый. Бер тапкыр сыерын бетерә икән, кире кайтару өчен зур тырышлык куябыз”, - диде Хәбипов.

Бөтендөнья татар конгрессының “Ак калфак” иҗтимагый оешмасы рәисе Кадрия Идрисова гаилә фермаларына багышланган дискуссиягә йомгак ясады. Гаилә фермаларының тәрбия чыганагы, татар гаиләләре ныклыгын тәэмин итүен билгеләп үтте. Кадрия Идрисова дискуссиядә авыл туризмын үстерү буенча фикерләр яңгыраганын, мондый форумнарны авылларда да үткәрергә тәкъдим булганын әйтте.

Утырышта, шулай ук, авыл хуҗалыгы продукциясен эшкәртү мөмкинлекләре турында сүз барды. “Тенториум” ширкәте балдан ясалган төрле эшләнмәләре белән таныштырды.

Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты рәисе Ринат Закиров татар авыллары эшмәкәрләре җыены проектының тулы бер хәрәкәткә әйләнеп баруын билгеләп үтте. “Татар дөньясы 4 меңнән артык татар авыллары белән яшәгән. Татар авыллары милләтне саклаучы төп көч булып калачак. Авылларда барлыкка килгән эшмәкәрләр катламы – әлбәттә, авылларыбызның киләчәге. Авыл күпкырлы тормыш белән яши. Гаилә фермалары киләчәктә үсеш ала. Иң мөһиме – тәрбия. Төп мәсьәлә балаларны эшмәкәрлеккә юнәлтеп тәрбияләүдән гыйбарәт. Безнең бүгенге мәктәпләрдә әле андый тәҗрибә юк. Мәктәпләр бу эштән аерым яши. Мәктәп яны участокларында үстереп карау, сатып карау тәрбиясе җитешми”, - диде Ринат Закиров. Ул гаилә фермалары Татарстанга Самара өлкәсендәге Гали авылындагы тәҗрибәне өйрәнгәннән соң килеп кергәнен искәртте.

Сессиядә, шулай ук, Актанышта татар гармуны фестивале узачагы турында хәбәр ителде.

Бүген исә, татар эшмәкәрләре республикада авыл хуҗалыгы үсеше мөмкинлекләрен Әлки районы мисалында күрәчәк. Делегатлар Әлкигә юл тотты.

Кичә "Татар авылларының социаль-икътисади нигезен булдыруда эшмәкәрләр роле" темасына сессиядә Актаныштан килгән делегат Булат Шәйхразиев иҗади эшмәкәрләрне татар гармуны фестивалендә катнашырга чакырды. Быел Актаныш районында "Татар гармуны" фестивале һәм Әлфия Авзаловага багышланган җыр фестивале узачак, дип хәбәр итте ул.

"Татар-информ" IT-паркта узган дискуссиядә икмәк сатылмау проблемасы күтәрелде, дип хәбәр иткән иде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100