news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татар авылларының Җыен бәйрәмнәрен торгызырга кирәк – Дамир Исхаков

"Бабаларыбыз уздырган Җыен традициясе бүген дә авылларны, милләтне берләштерергә, сакларга сәләтле", – дигән фикер җиткерде тарихчы.

Татар авылларының Җыен бәйрәмнәрен торгызырга кирәк – Дамир Исхаков
Ильнар Тухбатов
(Казан, 7 апрель, “Татар-информ”, Лилия Гаделшина). Ш.Мәрҗани исемендәге Тарих институтының Этнологик тикшеренүләр бүлеге баш фәнни хезмәткәре Дамир Исхаков татар авылларында Җыен бәйрәмнәре уздыру традициясен торгызырга киңәш итә. Аның фикеренчә, Җыеннар авылларны саклап калырга, халыкны берләштерергә ярдәм итәчәк. Әлеге фикерләрен ул “Безнең мирас” журналы редакциясе югалган һәм югалу ихтималы булган авыллар мәсьәләсенә багышлап уздырган “түгәрәк өстәл”дә җиткерде.
 
Татарларда Җыен бәйрәмнәре 1917 елгы революциягә кадәр үткәрелүе мәгълүм. Яз көне Сабан туйлары узганнан соң, җәй җиткәч Җыен бәйрәме оештырылган. Сабан туе бер авылның бәйрәме булса, Җыеннарга җирлектәге башка авыллардан да халык җыелган. Авыллар үзара кунакка йөрешеп, соңыннан табигать кочагына чыккан. Җыеннар Совет хакимияте чорында тыелган.
 
“Җыеннарда кырыгышар авыл катнашкан. Алар аралашу, фикерләшү мөмкинлеген биреп, милләтне берләштереп, туплап торган. Бу традиция хәзер югалса да, аны кайтара алабыз. Җәйләү – безнең канда бар. Җыеннар Сабан туена охшаш булса да, аның эчтәлеге, кысалары зуррак. Авылларның юкка чыга баруы, кешенең җирдән аерылуы күзәтелгән бүгенге көндә кабаттан Җыеннар үткәрә башлауның механизмын уйларга кирәк”, – ди Дамир Исхаков.
 
Татар энциклопедия һәм төбәкне өйрәнү институтында “Татарстанның югалган торак пунктлары” белешмәлеген төзегән авторларның берсе, тарих фәннәре докторы Рафаэль Шәйдуллин хәбәр иткәнчә, республикада соңгы 90 елда төрле сәбәпләр аркасында 1300-1400 торак пункт юкка чыккан. Ә бүген 300ләп авыл юкка чыгу алдында тора: андый авылларда кеше саны унга да тулмый.
 
“Авылларның юкка чыгу проблемасы беренче карашка караганнан тирәнрәк, әһәмиятлерәк”, – ди Дамир Исхаков. Татарстанда 2010 елда халык санын алу нәтиҗәләре буенча, 3,8 миллионга якын халык яши. Аларның 75 проценты шәһәр җирлегендә, ә 25 проценты авылларда гомер кичерә. “Республикада халыкның чиреге авылда яши, аларның да 50 проценты пенсия яшендәге кешеләр. Димәк, мәсәлән, тагын 15 елдан нинди вазгыять урнашачагын фаразлавы кыен түгел, халыкның уннан бер өлеше генә авылда яшәп калачак”, – ди галим.
 
Тарих фәннәре докторы вазгыятькә геосәясәт күзлегеннән карарга чакыра. “Республиканың каркасын халыкның таралып утырыш системасы булдыра, ягъни авыллар системасы юк икән, бу инде республика түгел: әйләнеп каласың шәһәр чыпчыгына. Һәр юкка чыккан авыл безнең территорияте тарайта”, – дип аңлата Дамир Исхаков.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100