news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татар авылларын өйрәнүчеләрнең Бөтенроссия форумы Томск шәһәрендә үтәчәк

Кунаклар Томск шәһәрендәге татар бистәсе һәм өлкәдәге татар авылы белән танышачак.

(Казан, 23 июль, “Татар-информ”). 12-13 сентябрь көннәрендә Томск шәһәрендә туган якны өйрәнүче татарларның Россия күләмендә форумы узачак. Бу хакта социаль челтәрдәге "Төмән татарлары" төркеме хәбәр итә. 
 
Форумның темасы - татар милләте күтәрелешендә һәм үсешендә төп фактор буларак шәһәрдәге Татар бистәсе. Туган якны өйрәнүчеләр аның үткәне, хәзергесе һәм үсеше хакында сөйләшәчәк. 
 
Кунаклар Томск шәһәрендәге татар бистәсе һәм өлкәдәге татар авылы белән танышачак. Шулай ук татар үзешчән сәнгать төркемнәре концертын тамаша кылу, татар мәктәпләре коллективлары һәм татар җәмәгатьчелеге белән очрашу, җирле музейда булу планлаштырыла. 
 

news_right_1
news_right_2
news_bot