news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

"Татар авыллары" төркеме авыл тарихына багышланган бәйге уздыра

Үз авылын, төбәген танытырга, башкаларга да күрсәтергә теләгән һәр кеше, "Авылым тарихы" бәйгесендә катнашып, акчалата бүләк ота ала.

(Казан, 6 сентябрь, "Татар-информ"). Социаль челтәрдәге "Татар авыллары - Татарские деревни" төркеме авылларга багышланган бәйге игълан иткән. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессы сайты яза.  
  • Конкурсның максаты - авылларны таныту. Анда катнашу өчен, татар авылы тарихына багышланган материаллар әзерләргә: авылның килеп чыгу тарихы турындагы риваятьләр һәм легендаларга тукталырга; легендаларга нигезләнеп, картлар сөйләве буенча, авылда булган атамаларга - урам, чокыр, урман, болын, сулык исемнәренә, кушаматларга аңлатма бирергә кирәк.  
Материаллар 31 октябрьгә кабул ителә. Материалларны sabrad@mail.ru адресына юлларга кирәк. Текстлар  төркемдәге "Авылым тарихы" сәхифәсенә урнаштырылачак, диелә хәбәрдә.
 
Үз авылын, төбәген танытырга, башкаларга да күрсәтергә теләгән һәр кеше, "Авылым тарихы"  бәйгесендә катнашып, акчалата бүләк ота ала. Җиңүчеләргә 1,5 меңнән 4 мең сумга кадәр бүләкләр каралган. Моннан тыш, әлеге конкурсның иганәчеләре дә үз бүләкләрен тапшырачак. 

news_right_1
news_right_2
news_bot