news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татар авыллары эшмәкәрләре җыены делегатлары Дамир Йосыпов турындагы фильмны караячак

Татар авыллары эшмәкәрләре җыены делегатлары Дамир Йосыпов турындагы фильмны караячак
Салават Камалетдинов

XI Бөтенроссия татар авыллары эшмәкәрләре җыенында катнашучылар Россия Федерациясе Герое, очучы Дамир Йосыпов турындагы фильмны карарга барачак.

«Җыен программасына ел саен яңа төсмерләр кертәбез. Беренче көнне, ягъни 13 мартта, делегатлар Камал театрына Мәхмүт Галәүнең дилогиясенә нигезләнеп куелган «Болганчык еллар. Мөһаҗирләр» спектакленә барачак. 14 март көнне делегатларга Россия герое Дамир Йосыповка багышланган «На солнце, вдоль рядов кукурузы» фильмының премьерасын күрсәтәбез. Россия Герое белән очрашу була», – диде Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе Данис Шакиров.

  • 13-15 мартта Бөтенроссия татар авыллары эшмәкәрләре җыены узачак.
autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100