news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татар авыллары эшмәкәрләре Кукмара районы хуҗалыклары эшчәнлеге белән танышты

Татар авыллары эшмәкәрләре Кукмара районы хуҗалыклары эшчәнлеге белән танышты
Гөлүзә Ибраһимова

Бөтенроссия татар авыллары эшмәкәрләре җыены делегатлары бүген Кукмара районы үсеше белән танышты. Район кунаклары, берничә төркемгә бүленеп, төрле авылларда булды.

Эшмәкәрләр Зур Сәрдек, Аш-Буҗи, Купка, Чура авыллары белән танышты. Сәфәр Кукмара мәдәният йортында пленар утырыш һәм район иҗат коллективлары куйган концерт белән тәмамланды.


Пленар утырышта Бөтендөнья татар конгрессының башкарма комитеты җитәкчесе Данис Шакиров һәм район башлыгы Сергей Димитриев катнашты.

«Кукмара районы авыл хуҗалыгы өлкәсендә генә түгел, төрле юнәлешләрдәге күрсәткечләре ягыннан да әйдәп баручы районнар рәтендә. Бөтероссия татар авыллары Сабан туе быел Пермь краеның Барда районында булачак. Татар утарын оештыручылар, Татарстанны тәкъдим итүчеләр – Кукмара районы», – диде Данис Шакиров һәм район башлыгы, аның командасына рәхмәт әйтте.

«Районыбыз үссен, алга барсын өчен тырышабыз. Төрле программаларда катнашабыз. Районга кадак кайтса да, файда дибез. Бездә күргәнне үзегездә куллансагыз, нәтиҗә булыр. Киләчәктә дә очрашырга насыйп булсын», – диде район башлыгы.

Пермь крае Барда районы башлыгы урынбасары Илнур Сөләйманов район җитәкчесенә күчтәнәчләр тапшырды, рәхмәт сүзләрен әйтте. Сабан туе узганнан соң, Кукмара районы татар утары Бардада калачак.

Бөтендөнья татар конгрессының Кукмара районы җирле бүлеге җитәкчесе Нияз Хәбибрахманов җыенда беренче тапкыр катнашуын әйтте. Бу вазифага ул бер ай элек кенә билгеләнгән. Ул үзе дә авыл хуҗалыгы өлкәсендә эшмәкәр.

«Районыбыз барлык юнәлешләрдә алдынгы, миңа тапшырылган юнәлештә дә эшне милләтебез мәнфәгатьләрендә оештырырбыз дип уйлыйм», - диде ул.

Бүген җыенның соңгы көне. Татар авыллары эшмәкәрләре, тәҗрибә туплап, үз төбәкләренә кайтып китә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100