news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татар автономиясе «Россия халыклары тарихы һәм мәдәнияте» конференциясендә катнашты

Мәскәү татарлары автономиясе вәкилләре «Россия халыклары тарихы һәм мәдәнияте» конференциясендә катнашты. Аны М.В.Ломоносов исемендәге Мәскәү дәүләт университеты белән берлектә «Россия халыклары йорты» федераль дәүләт бюджет учреждениесе оештырды. Чара Россиянең Милләтләр эшләре буенча федераль агентлыгы ярдәмендә үтте. Бу турыда Мәскәү татарлары автономиясе сайты хәбәр итә.

Чара барышында Россия Федерациясендә милләтара мөнәсәбәтләр мәсьәләләре, Россиядә яшәүче халыкларның төрле милли мәдәниятләрен яктыртуда яңа алымнар турында фикер алыштылар.

Федераль милли-мәдәни татар автономиясе башлыгы, Дәүләт Думасының Милләтләр эшләре комитеты рәисенең беренче урынбасары Илдар Гыйльметдинов яшьләр белән эшләүнең һәм милләтара дуслык тәрбияләүнең мөһимлеген ассызыклады.

Үз чиратында, Россиянең Милләтләр эшләре буенча федераль агентлыгының милләтара һәм конфессияара мөнәсәбәтләр торышын мониторинглау, экстремизмны профилактикалау һәм дини берләшмәләр белән үзара хезмәттәшлек итү идарәсе башлыгы Абдулгамид Булатов халыклар мәдәниятләренең күптөрлелеге аларның бердәмлегенә һәм гомумгражданлык бердәмлеген формалаштыруга ярдәм итәргә тиеш, дип билгеләп үтте. Ул шулай ук Россия тарихын фальсификацияләү омтылышларына каршы торырга чакырды.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100