news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татар аты рәсми документ алырга тиеш – Илдар Сафин

"Рәсми документ алгач, татар атларын спорт мәктәпләрендә өйрәтә башларга кирәк", – ди Татарстанның атказанган тарих укытучысы.

(Казан, 25 июль, “Татар-информ”, Алмаз Шиһабетдинов). Татар токымлы атлар рәсми документ алырга һәм спорт мәктәпләрендә өйрәтелергә тиеш. Бу хакта “Татар-информ хәбәрчесенә, хәзерге вакытта лаеклы ялда булган, Татарстанның атказанган тарих укытучысы Илдар Сафин җиткерде.

“Безнең спорт мәктәпләре бар. Спорт мәктәпләренә татар токымлы атларны да алырга кирәк. Яшьләр анда сикереп кенә йөрмәсеннән, ә ерак араларга да чабарга өйрәнсен. Татар атын пропагандаласыннар. Татар атлары әлегә рәсми документ алмаган. Аны алгач, спорт мәктәпләрендә ерак арага – 10, 40, 60 чакрымга чабарга өйрәтергә кирәк”, – диде ул.

Тарих укытучысы фикеренчә, татар токымлы атлар ерак араларга чабышта башка атлар белән көндәшлек алып барырга сәләтле.

“Татар атлары үзләренең чыдамлыгы белән ерак араларга чабышуда башка атлар белән көндәшлек алып бара ала. Алар авырмый, солыны чагыштырмача аз ашый, ерак арага чабышта чыдамлылар. Бу атлар Чыңгызхан, безнең төрки бабаларыбыз заманыннан килгән атлар. Элек татар аты дигән атама булган. Хәзер безнең хөкүмәт татар аты булдыру өстендә эшли. Гарәп аты, инглиз аты бар. Нишләп безнең милләтнең аты булмаска тиеш? – диде Илдар Сафин.

Илдар Сафин “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы укучыларына үзенең хыяллары белән дә уртаклашты.

“Хәзер Раллиларга, Ибн-Фадлан килгән юлларга баралар. Мин ерак арага бару турында хыялланам. Кремль яныннан кузгалып китеп, шул араның берничә чакрымын гына булса да татар атын җигеп узасым килә”, – диде ул.

  • Илдар Сафин –Татарстанның атказанган укытучысы, туган якны өйрәнүчеләр шурасы әгъзасы. Саба районы Юлбат мәктәбендә тарих фәнен укыта, берничә китап авторы. Хәзерге вакытта лаеклы ялда. Илдар Сафин татар токымлы атлар белән кызыксына. Аның “Сөембикә”кушаматлы чабышкысы бар.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100