Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Татар атлары үрчетүче Әлки фермеры мактаулы исемгә лаек булды
Фәнис Бакиров татар токымлы атларны инде ун ел үрчетә.
(Казан, 18 февраль, «Татар-информ»). Татарстанның Әлки районы Әхмәт авылыннан крестьян (фермер) хуҗалыгы башлыгы Фәнис Бакировка «Татарстан Республикасының атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре» дигән мактаулы исем бирелде.
«Әлки хәбәрләре» газетасы язуынча, Фәнис Бакировның гаилә фермасында өч йөздән артык ат исәпләнә. Аларның яртысы — татар токымлы атлар. Фермер «Ел эшкуары. Алтын йөзлек-2016» республика бәйгесендә җиңү яулаган.
Бакиров татар атларын үрчетү белән инде ун ел шөгыльләнә. ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы гранты аның өчен зур ярдәм булган. Ул аны гаилә фермаларын үстерү буенча дәүләт программасында катнашу нәтиҗәсендә алган.
«Татар токымлы атлар — милләтнең тарихи мирасы, безнең горурлыгыбыз, — ди Фәнис Бакиров. — Шунлыктан татар атларын үрчетү минем өчен тирән мәгънәгә ия».
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз