Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Татар атлары черки һәм кигәвен дә кундырмый – Хәсән Идиятуллин
Арчада узган чабышларда татар токымлы атлар арасында Башкортстан фермерының чабышкысы җиңү яулады.
(Казан, 1 октябрь, “Татар-информ”, Фәрит Салихов). Арча районы Яңа Кырлай авылында “Ат көне” уңаеннан сентябрьнең соңгы көнендә “БДБ илләре халыкара кубогы”на ат чабышлары уздырылды. Ярышларның бизәге – иске татар токымлы атларның 2400 метр арага чабышы булды. 12 ат арасында иң җитезе булып Булат Бәдретдинов иярләгән Асылбай кушаматлы ат танылды.
Башкортстан чабышкысы Иглин районы Олы Теләк авылында Хәсән Идиятуллин хуҗалыгында әзерләнгән. Асылбай хуҗалыктагы татар токымлы атларның 12 нче буынын тәшкил итә икән. Фермерның иске татар токымлы атлары меңнән артып китә, ди.
“Әлеге токымлы атларга Россия төбәкләреннән, шул исәптән Татарстаннан да сорау зур. Моннан тыш Казахстан якларыннан да белешүчеләр бар, – дип сөйләде “Татар-информ” хәбәрчесенә Хәсән Идиятуллин.
Фермер сүзләренчә, иске татар токымлы атларны тагын да киңрәк җәелдерү максатына ирешү, аңа булган сорауга бәйле. Аның әйтүенчә, бу мәсьәләдә, Татарстан җитәкчелеге дә эш алып бара. Тәган алганда, ярышларга бер көн алдан Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, атчылык һәм ат спорты федерациясе рәисе Васил Шәйхразиев катнашында узган киңәшмәдә, әлеге сорау күтәрелде, ди Башкортстан вәкиле.
“Әлеге токым атлар кырыс табигать шартларына яраклаша алулары белән аерылып тора. Алар үзләренә кирәкле азыкны кар астыннан да таба алачак. Тагын бер үзенчәлекне әйтми калдыра алмыйм – иске татар токымлы атларга черки һәм кигәвен кунмый. Аермалыкларны тагын да санап булыр иде, әмма кайберләрен сер итеп тә сакларга кирәк”, – диде Хәсән Идиятуллин “Татар-информ”га.
Арчадагы ярышларга ул җиңүне максат итеп килүләрен дә ассызыклады. “Егет кеше максатлы һәм атлы булырга тиеш”, – диде ул.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз