news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

«Татар атасы» һәм «Әл-Фәхр» ордены: Рөстәм Миңнеханов Мәскәүдә якташлар белән очрашкан

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Мәскәүдә «Татарстан Якташлыгы» белән очрашуда икътисад үсеше, махсус хәрби операциядә катнашучыларга ярдәм һәм Казанның 2026 елда ислам дөньясының мәдәни башкаласы статусы белән бәйле планнары турында сөйләде. Мөфти Равил Гайнетдинов Миңнехановка Россия мөселманнарының иң зур бүләген тапшырды.

«Татар атасы» һәм «Әл-Фәхр» ордены: Рөстәм Миңнеханов Мәскәүдә якташлар белән очрашкан
Фото: © rais.tatarstan.ru

«Безнең төп бурыч – республикабызның илдә иң яхшылардан булуы»

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Пашков йортында «Татарстан Якташлыгы» белән очрашкан. Чара башланганчы республика Рәисе өчен башкаланың архитектур һәйкәлләренең берсе саналган һәм бүген Россия дәүләт китапханәсенә караган бина буенча экскурсия уздырганнар. Пашков йортында мәдәни-күргәзмә үзәге һәм аерым саклау режимын сорый торган махсуслаштырылган фондлар урын алган: кулъязмалар бүлеге, картографик басмалар бүлеге, нота басмалары һәм тавыш язмалары бүлеге.

Рөстәм Миңнеханов Румянцев залын караган – бу китапханәнең иң матур уку залларының берсе. Россия дәүләт китапханәсендә дөньяда иң зурлардан саналган карта, атлас, план һәм глобуслар җыелмасы бар. Аеруча борынгы нөсхәләре махсус саклау шартларына мохтаҗ, һәм залда уникаль артефактлар да аз куелмаган. Татарстан Рәисенә күрсәтелгән экспонатлар арасында «Глобус ацтеков» картографик басмалар бүлеге реликвиясе бар.

Фото: © rais.tatarstan.ru

«Татарстан Якташлыгы» әгъзалары белән очрашу республиканың соңгы биш елда төп казанышлары тәкъдим ителгән видеороликны караудан башланган.

Катнашучыларга кереш сүз белән ТР Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасының Россия Федерациясендә Тулы вәкаләтле вәкиле Равил Әхмәтшин мөрәҗәгать иткән.

Якташлар белән аралашу барышында Рөстәм Миңнеханов төбәк икътисады һәм социаль сәясәтендә төп бурычлар турында сөйләгән. Чарадан видеорепортажны корреспондентлар Динә Газалиева һәм Александр Ерашов әзерләгән.

«Бүген безнең төп бурыч – республиканың илдә иң яхшылардан булуы. Сезнең белән бергәләп шул юнәлештә эшләрбез», – дип ассызыклаган Татарстан Рәисе.

Фото: © rais.tatarstan.ru

«Бөтен дөньядан күпсанлы кунаклар безгә килә»

БРИКС саммиты кебек халыкара чаралар уздыру аркасында Татарстанны бөтен дөньяда беләләр, дип билгеләп үткән Миңнеханов.

Казанда нәкъ бер ел элек узган БРИКС саммиты турында әйткәндә, ул иң зур казаныш Россия Президенты Владимир Путинның бу чараны үткәрүне нәкъ менә Татарстанга, Казанга ышанып тапшыруы булуын әйткән. Саммитка бик күп ил вәкилләре килгәнен искәртик.

«Кайбер илләр безнең илдән йөз чөерде, ләкин безнең белән актив хезмәттәшлектә булган ислам дөньясы мөнәсәбәтләрне элеккечә саклап калды. Безгә бөтен дөньядан күпсанлы кунаклар килә», – дип искәрткән Татарстан Рәисе.

Рөстәм Миңнеханов, шулай ук, халыкара хезмәттәшлекнең яңа юнәлешендә Кытай белән мөнәсәбәтләрне искәртеп узган. Быел республикада «РОСТКИ: Россия һәм Кытай – үзара файдалы хезмәттәшлек» өченче халыкара форумы үтте.

Моннан тыш, 2025 елда Татарстан Һиндстан белән партнерлыкны актив үстерә башлаган – октябрьдә Казанда «TIME: Россия – Һиндстан. Үзара нәтҗәлелек» эшлекле форумы узган.

Рөстәм Миңнеханов Казанның 2026 елда ислам дөньясының мәдәни башкаласы булачагын искәрткән.

Фото: © rais.tatarstan.ru

«Татарстан үрнәгендә илебезне күрсәтергә кирәк – аның күптөрлелеген, дуслык хисен»

2026 елда ислам дөньясының мәдәни башкаласы буларак Казанда узачак чаралар кысаларында Татарстан төрле культураларның үзара ихтирамлы рәвештә яшәүләрен күрсәтәчәк. Рөстәм Миңнеханов Казанга бу статус Ислам дөньясы мәдәният министрларының XIII конференциясендә бирелгәнен искәрткән. Ул чара 2025 елның февралендә Согуд Гарәбстанында Җиддә шәһәрендә үткәрелгән иде.

«Бу вакыйга кысаларында чаралар күп булачак, барыгызны да чакырып калабыз», – дигән Миңнеханов очрашуда. Видеоны үзенең телеграм-каналында матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова бастырып чыгарган.

«Татарстан территориясендә яшәүче барлык милләт вәкилләре телен, мәдәниятен, милли бәйрәмнәрен онытмавы мөһим. Әлбәттә, коллегаларыбызны татар һәм рус милли бәйрәмнәренә генә түгел, мари, мордва, удмурт, чуваш бәйрәмнәренә дә чакырачакбыз», – дип ассызыклаган Татарстан лидеры.

«Татарстан үрнәгендә илебезне күрсәтергә кирәк дип уйлыйм – аның күптөрлелеген, дуслыкта яшәвен», – ди ул.

Фото: © rais.tatarstan.ru

«Бергә барысын да җиңәбез. Монда бернинди шик юк»

Очрашуда катнашкан махсус хәрби операция ветераннары һәм волонтерлары турында әйтеп, Рөстәм Миңнеханов нәкъ менә алар бүген җәмгыятьтә көчле рухи халәт тудыруын билгеләп узган. «Бу кешеләр үзенә бер куәтле фон булдыра», – ди Татарстан Рәисе.

Ул республиканың хәрби хезмәткәрләр һәм аларның гаиләләренә актив ярдәм итүен әйткән. «Шулай ук, горурлык белән әйтә алам: биредә – безнең геройлар», – дип мөрәҗәгать иткән Миңнеханов залдагы махсус хәрби операциядә катнашучыларга.

Ул Татарстан делегациясеннән чираттагы сәфәр булачагын да әйткән.

– Махсус хәрби операция зонасына ничәнче тапкыр барасыз инде? – дип мөрәҗәгать иткән Рөстәм Миңнеханов Равил Әхмәтшинга.

– Утыз алтынчы тапкыр, – дип җавап биргән Әхмәтшин.

– Бу әле Әхмәтшин командасында гына утыз алтынчы тапкыр, ә безнең бит һәр район бара. Ватан сагында булган егетләр белән тулы элемтә булсын өчен барысын да эшлибез. Моны югары бәялибез, – дип ассызыклый Татарстан Рәисе.

Ул махсус хәрби операциядә катнашучыларның гаиләләренә ярдәм мәсьәләләренә аерым тукталган. «Иң мөһиме – гаиләләрне кайгырту, бигрәк тә, якыннарын югалтканнарны. Бу безнең бурыч», – дип билгеләп үткән Миңнеханов.

Республика башлыгы, шулай ук, Татарстан икътисады торышы турында сөйләп, тышкы авырлыкларга карамастан, төбәкнең тотрыклы үсеш күрсәтүен ассызыклаган.

«Бүген, барлык кыенлыкларга карамастан, республика үсеш ала. Узган ел нәтиҗәләре буенча төп капиталга инвестицияләр 1,4 трлн сум тәшкил иткән. Ковид һәм махсус операциягә карамастан, республика икътисады ел да үсештә. Быел сәнәгый үсеш 10-11 проценттан артык», – дип хәбәр иткән ул.

«Бергә барысын да җиңәбез – монда бернинди шик юк. Бик зур рәхмәт», – дип Рөстәм Миңнеханов рәхмәтен әйткән.

Фото: © rais.tatarstan.ru

«Татарстан халкы һәм мәскәүлеләр сезгә үз тавышларын бирде»

Очрашуда Россия Федерациясе мөселманнарының Диния нәзарәте рәисе, мөфти Равил Гайнетдин катнашкан. Чыгышында ул Татарстанның һәм аның Рәисенең федераль дәрәҗәдә югары абруен билгеләп узган.

«Дәүләтебез лидеры, илебез Президенты Владимир Владимирович Путин сезнең хакта, республика, сезнең казанышлар турында мактап сөйли. Миңа калса, сезнең эшчәнлеккә, халыкка һәм Ватанга хезмәтегезгә бәя бирү өчен дә шушылар җитәрлек. Мин, мөфти буларак, Аллаһның сезнең алдагы изге эшләргә, зур уңышка ризалыгын, хәер-фатихасын биреп, изге гамәлләрегез өчен Аллаһның рәхмәтенә ирешүегезне Раббыбыздан сорыйм», – ди ул.

Равил Гайнетдин сайлауда күпчелек тавышны Рөстәм Миңнехановка биргән Татарстан халкы һәм Мәскәүдә яшәүче татарстанлыларның аңа ышаныч белдерүен ассызыклаган.

«Татарстан халкы һәм мәскәүлеләр 90 процент тавышны сезгә бирде – димәк, алар сезгә ышана, киләчәктә уңышлар тели һәм эшегезне бәяли. Мөфти буларак, мин үз тарафымнан бәя бирергә телим», – дип билгеләп узган ул.

Мөфти 2022 елда Россия Президенты Владимир Путин фәрманы буенча Идел буе Болгарында исламны кабул итүнең 1100 еллыгына багышланган федераль юбилей чараларын уздырганда уртак эш башкарылганын искәрткән.

«Федераль дәрәҗәдә искиткеч бәйрәм уздырдык – һичшиксез, сезнең ярдәм һәм үзара файдалы уртак эшчәнлек нәтиҗәсендә», – дигән Гайнетдин.

Фото: © rais.tatarstan.ru

«Татарларның атасы»

Равил Гайнетдин Рөстәм Миңнехановның бөтен дөньяда татарлар арасында тирән хөрмәткә лаек булуын билгеләп үткән.

«Мин сезнең татар атасы булуы белән горурланам. Минтимер Шәрипович Шәймиев – татар бабасы булса, ягъни бабай, сез татар атасы булып саналасыз. Нью-Йорк, Америка, Финляндия һәм башка илләрдә татарлар ассоциацияләрендә барлык татарлар сезне шулай дип саный. Сезне яраталар, ышаналар һәм фатихасын бирәләр», – диде мөфти.

Диннәр арасында татулык һәм тынычлыкны ныгытуга керткән өлешегез өчен, Татарстанның социаль-икътисади, мәдәни һәм фәнни үсеше өчен, шулай ук, Россиянең халыкара аренада позицияләрен ныгыту өчен, Равил Гайнетдин Рөстәм Миңнехановка Россия мөфтиләр шурасының иң югары бүләген – «Әл-Фәхр» Мактау орденын тапшырды.

Чара артистлар, музыкаль коллективлар һәм Татарстанның Россия Федерациясендә Тулы вәкаләтле вәкиллеге каршындагы мәдәният һәм сәнгать эшлеклеләре клубы әгъзалары катнашында концерт программасы белән тәмамланды.

Фото: © rais.tatarstan.ru

«Очрашуга шатмын!»

Соңрак Рөстәм Миңнеханов социаль челтәрләрдә «Татарстан Якташлыгы» дини иҗтимагый оешмасы вәкилләре белән очрашуны шәрехләгән.

«Мәскәүдә яшәүче якташлар белән очраштым. Алар барысы да туган республика белән ныклы элемтәне хуплый. Очрашуга шатмын!» – дип язган Татарстан Рәисе MAX мессенджерында үз каналында.

«Татар-информ», Эльза Кузнецова

news_right_1
news_right_2
news_bot