news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

"Татар" атамасы беренче тапкыр кайчан телгә алынганы ачыкланды

Галимнәр сүзләренчә, әлеге терминга инде 1600 ел бар.

"Татар" атамасы беренче тапкыр кайчан телгә алынганы ачыкланды
Салават Камалетдинов

(Казан, 28 июнь, “Татар-информ”, Зилә Мөбәрәкшина). “Татар” сүзенең беренче транскрипциясе безнең эрага кадәр V гасырда табылган. Бу хакта “Урта гасыр чыганакларында “татарлар” төшенчәсе: исем, терминнар һәм аны йөртүчеләрнең тарихи язмышы” түгәрәк өстәле делегатлары Алтын Урданың 750 еллыгына багышланган VI Халыкара форумы утырышында резолюция проекты текстын укыганда яңгыраттылар.

Немец галиме Йозеф Маркварт ачыклавынча, "татар" атамасы жожуань идарәчесе Да-тань каган (б.э. 414-429 еллар) исемендә табылган. Ул беренче тапкыр “Вэй шу” Кытай нәселе хроникасында искә алынган.

“Шулай итеп, “татар” терминына инде 1600дән артык ел бар”, - диелгән резолюция проектында.

news_right_1
news_right_2
news_bot