news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татар ата-аналары туган телдә белем алу мөмкинлеген булдыруны таләп итә

"Мәктәп һәм тәрбияле киләчәк" конференциясендә Татарстан шәһәрләреннән, Мәскәүдән, Мордовиядән, Марий-Элдан, Пензадан барлыгы 150 кеше катнашты.

(Казан, 19 май, “Татар-информ”, Айгөл Шәйхлисламова). Бүген Казанда "Мәктәп һәм тәрбияле киләчәк" конференциясендә татар ата-аналары, белем бирү оешмаларында милли һәм дини тәрбия бирү мөмкинлекләрен таләп итеп, Россия Дәүләт Думасына резолюция язды. Чарада “Татар-информ” хәбәрчесе катнашты.

“Балалар бакчасыннан алып югары уку йортына кадәр һәркем туган телендә белем алырга тиеш”, - диде мәгариф ассоциациясе президенты, тарих институты өлкән фәнни хезмәткәре Марат Лотфуллин. Аның әйтүенчә, туган телдә укыту педагогиканың нигезе булырга тиеш.

“Россия Федерациясендә яшәүче барлык халыкларга телләрен саклау һәм үстерү максатыннан дәреслекләр, уку программалары, милли кадрлар әзерләүгә Россия Федерациясе Конституциясендә гарантияләнгән мөмкинлекләрне бирергә һәм шартлар тудырырга кирәк”, - диелә резолюциядә.

Конференциядә галимнәр, хокук яклаучылар, дин әһелләре, укытучылар чыгыш ясады. Конференция резолюциясе чыгышлар барышында сораулар белән тулыланып барды.

Икенче тапкыр үткәрелгән чарада Татарстан шәһәрләреннән, Мәскәүдән, Мордовиядән, Марий-Элдан, Пензадан барлыгы 150 кеше катнашты.

news_right_1
news_right_2
news_bot