news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татар астрофизигы Рәшит Сөнәев Макс Планк медале белән бүләкләнде

Совет һәм Россиянең танылган астрофизигы, Россия Фәннәр академиясе һәм Татарстан Республикасы Фәннәр академиясе академигы Рәшит Сөнәев теоретик физика өлкәсендәге иң югары бүләккә лаек булды, аны Немец физика җәмгыяте (DPG) бирә. Галим «астрофизика һәм космологиягә керткән өлеше» өчен бүләкләнде. Макс Планк медале аңа 2023 елның мартында Дрездендагы DPG еллык җыелышында биреләчәк.

Сөнәев Ташкентта чыгышы белән Мордовиядән булган татар гаиләсендә 1943 елда туган. 1995 елдан ул Гархингта (Германия) Макс Планк исемендәге Астрофизика институтының директоры һәм фәнни хезмәткәре булып тора. Сөнәев Я. Зельдович белән берлектә Сөнәев – Зельдович эффекты дип аталган теория уйлап тапкан. Ул теория нигезендә, космоста релик нурланыш әкренләп электроннар йогынтысында тарала. Ул шулай ук башлангыч Галәмне тикшерүләрдә катнашкан.

Планк медале 1929 елда гамәлгә кертелгән, ә аның беренче лауреаты Альберт Эйнштейн булган. Физика өлкәсендә иң абруйлы премияләрнең берсе санала.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100