news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татар ашлары рецептлары тупланган яңа китап дөнья күрде

Басма рус һәм инглиз телләрендә эшләнелгән, татарчасы да булачак.

(Казан, 6 август, "Татар-информ", Лилия Локманова). Татар ашлары рецептлары тупланган яңа китап дөнья күрде. "Хәтирә. Татар бәхете рецептлары" дип исемләнгән басма "Юлбасма" нәшрияте тарафыннан чыгарылган. Бу хакта нәшриятнең матбугат хезмәте хәбәр итә. 
 
"Хәтирә. Татар бәхете рецептлары"ның авторы - Алинә Садриева. Ул үзенең Хәтирә әбисе пешерә торган ризыкларның рецептларын, аның хәтирәләрен туплаган. Шулай ук басмада ризыклар хакында кызыклы мәгълүматлар да урнаштырылган. Алары хакында Динә Хәбиб язган. 
 
Китап рус һәм инглиз телләрендә бастырылган. "Юлбасма"ның социаль челтәрдәге сәхифәсендәге сорауларга караганда, "Хәтирә. Татар бәхете рецептлары"н чит илләрдә яшәүче милләттәшләр үз итеп өлгергән. Китапның татар телендәге варианты бер айдан әзер булыр дип көтелә. 
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100