news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татар артистлары “Татар-информ” студиясендә Әнгам Атнабаев шигырьләрен укыды

Театр һәм эстрада артистлары башкаруында шигырьләр социаль челтәрләрдә таратылачак.

Татар артистлары “Татар-информ” студиясендә Әнгам Атнабаев шигырьләрен укыды
Султан Исхаков

(Казан, 5 февраль, «Татар-информ»). Бүген Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясе тәкъдиме белән, "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгы һәм "Тәртип" радиосы белән берлектә яңа видео/радио-проект старт алды – татар артистлары Башкортстанның халык шагыйре Әнгам Атнабай шигырьләрен укыйлар.

Беренчеләрдән булып “Татар-информ” студиясендә Татарстанның һәм Россиянең халык артисты Равил Шәрәфиев, Татарстанның халык артисты Рәшит Сабиров, Татарстанның атказанган артистлары Айгөл Бариева, Раяз Фасыйхов, Резеда Шәрәфиевалар язылды. Шушы көннәрдә студиягә Татарстанның халык артисты Хәлим Җәләй, Татарстанның халык артисты Асаф Вәлиев, Татарстанның атказанган артистлары Лилия Муллагалиева, Филүс Каһиров, Равил Галиев һәм башкалар килеп язылачак.

Проект Әнгам Атнабаевның тууына 90 ел тулу уңаеннан оештырыла. “Без бу проектка Әнгам Атнабаев шигырьләрен киң җәмәгатьчелеккә таныту максаты белән алындык”, - ди филармониянең матбугат үзәге җитәкчесе Земфира Гыйльметдинова.

Театр һәм эстрада артистлары башкаруында шигырьләр социаль челтәрләрдә таратылачак.

Искәртеп үтәбез, Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясендә 26 февральдә Әнгам Атнабаевка багышланган әдәби-музыкаль кичә оештырыла.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100