news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татар артистлары чит ил Сабан туйларына яңа система буенча җибәрелә башлаган

“Быел безнең яңа система эшли башлады. Закон буенча шулай дөрес”, - диде Татарстан Мəдəният министры урынбасары.

Татар артистлары чит ил Сабан туйларына яңа система буенча җибәрелә башлаган
архив

(Казан, 17 июль, “Татар-информ”, Динә Йосыпова). Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы артистларны чит ил һәм төбәк Сабан туйларына яңа система буенча җибәрә башлаган. “Закон буенча шулай дөрес”, - диде “Татар-информ” хәбәрчесенә Татарстан Республикасы Мəдəният министры урынбасары Дамир Натфуллин.

“Быел безнең бу өлкәдә яңа система эшли башлады. Без шулай эшләргә мәҗбүр булдык, чит илләрдәге Сабантуйларда кайсы артистның катнашуын бәйге үткәреп белдек. Бу бәйгедә откан оешма һәр чит илгә икешәр артистны җибәрергә мәҗбүр. Без аларга нинди илләрдә нинди Сабантуйлар буласының графигын биргән идек. Алар, безнең белән килешеп, ике артистны җибәрделәр. Закон буенча шулай дөрес”, - диде.

Дамир Натфуллин әйтүенчә, откан бер компания артистларны җибәрү, гонорарлар түләү һәм билетлар сатып алу мәсьәләләрен үз өстенә ала. Быел Мәскәү фирмасы откан. “Башта оешма ота, һәм бездән рөхсәт алып, үз артистларын сайлап җибәрә. Бәйгедә бөтен Россиядәге оешмалар катнаша ала. Бөтен Россиягә электрон майданчык бер”, - диде ул.

Мəдəният министры урынбасары әйтүенчә, быел ике бәйге узган: берсе – чит ил Сабан туйларына, берсе – Россия төбәкләрендәге Сабантуйларга.

“Чит илләрдә Сабан туйлары бара әле. График буенча бүгенге көнгә барысы бергә (Татарстан, Россия, бөтен регионнар) 347 Сабан туе узды. 269 Сабантуй 57 регионда узды. 28 чит илдә 78 Сабан туе узды, 156 артист чыгыш ясады. Әмма әле безнең ике ай бар, августта да, хәтта сентябрьдә дә Сабан туйлары уза. Саннар әзрәк үзгәрәчәк”, - дип аңлатты Дамир Натфуллин.

  • Татар эстрадасы артистларының чит ил һәм төбәк Сабан туйларына бару-бармаулары турындагы репортажны “Интертат” электрон газетасы сайтыннан укый аласыз.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100